Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
E-Mail: | G5.Ars@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
Руководитель: | Муллахметов Нияз Наилович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 776 укучы |
У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
Гимназиядә Белем көне шатлык-вакыйгаларга бай булды.
Опубликовано: 02.09.20245 нче Арча гимназиясендә Белем бәйрәме бу уку елында үзенчәлекле булды. Бу көнне яңа өметләр,яңа планнар,яңа омтылышлар туа.Бу өметләрнең аклануы,омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора.Республикабызның,илебезнең киләчәге-безнең кулда. Яңа уку елын укучыларыбыз тулысынча төзекләндерелгән,яңартылган гимназиядә башладылар. Бүгенгесе көндә гимназиябездә 775 укучы һәм 58 укытучы бар.86 укучы беренче сыйныфка керде.Балаларга сыйфатлы белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Тантаналы зур бәйрәмне гимназиябезнең директоры Н.Н.Муллахметов ачып җибәрде,килгән кунакларга,укытучыларга,укучыларга,әти-әниләргә изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмгә турыдан-туры катнашы булган ,бу вакыйгадан безнең белән ихлас күңелдән шатлык уртаклашкан җитәкчеләребез дә килде: Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев, "ТР сәнәгать үсеше фонды" АҖ генераль директоры М.З.Бухараев,ТР культура министры урынбасары Л.С.Хәкимҗанов, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.А.Галимуллин,Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Д.Мөхәммәдияров, "Энергосервис" ААҖ директоры Р.З.Әхмәтгалиев.Арча 5 нче гимназиясе бинасына капиталь ремонт ясауда югары сыйфатлы эшләгәннәре өчен һәм обьектны файдалануга тапшыру уңаеннан Мактау грамотасы,Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кызыл тасманы кискәч, җитәкчеләребез укучыларыбызның талантлары белән таныштылар,өстәмә белем түгәрәкләрендә тәрбияләнүче балаларның иҗатларын карадылар.Һәркемнең күңелендә шатлык балкый,горурлык хисләре яна. Гимназиябезне төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән өчен Республикабыз рәисенә һәм районыбыз администрациясенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Уку елыбыз котлы булсын,укучыларыбызның уңышлары куандырсын! Хәерле сәгатьтә!
К списку новостей