Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
Руководитель: | Муллахметов Нияз Наилович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 816 укучы |
У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
"Тату сыйныф серләре."
Опубликовано: 17.01.202412,13 января прошел муниципальный этап республиканского конкурса родительских комитетов "Секреты дружного класса".Своими секретами поделились 30 образовательных учреждений в двух конкурсных этапах:выставка достижений и успехов совместной деятельности родителей и класса:творческая визитка,которая раскрывает секреты дружного класса.Честь нашей гимназии в конкурсе защищал 8В класс (классный руководитель Ибрагимова Л.Ф.)и их родители,которые показали ,что секрет дружного класса заключается в сплоченности,содружестве и единении совместной деятельности детей,классного руководителя и родителей.По итогам всех испытаний родительский комитет 8В класса стал призером конкурса.Поздравляем!!!!
12,13 нче гыйнварда республика күләмендә "Тату сыйныф серләре"исемле әти-әниләр белән берлектә уза торган конкурсның муниципаль этабы булды.Әлеге бәйге-конкурс этабында районыбызның 30 белем бирү учреждениеләре үз серләре белән уртаклашты: әти-әниләр һәм сыйныфның уртак эшчәнлегенең казанышлары һәм уңышлары күргәзмәсе,дуслык сыйныфының серләрен ачучы иҗади визитка.Безнең гимназия данын конкурста 8 нче В сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Ибраһимова Л.Ф.)һәм аларның әти-әниләре яклады.Алар дуслык сыйныфының сере балаларның,сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләрнең бердәмлегендә һәм уртак эшчәнлегендә булуын күрсәттеләр.Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча 8В сыйныфы әти-әниләр комитеты бәйгенең призеры - 2 нче урынга лаек булды!
Бик зур хезмәт куеп әзерләнгән чараны үз кулына алып , сәхнәдә үз укучылары белән бергә чыгыш ясап,әти-әниләрне бергә туплап, әйдәп ,теләп катнашканы өчен класс җитәкчесе Ибрагимова Ләлә Фирдәүсовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Укучыларның чыгышы,күргәзмәсе жюри членнарына бик ошады,бигрәк тә президент ролен, укучыларның чыгышын төгәллеге,интеллегентлыгы,актуальлеге өчен зур бәя бирделәр. Күргәзмәлелектә 15 кеше: 6 гаилә һәм балалар катнаштылар. Әти-әниләребез үзләрен һәрьяктан ачтылар:
Закировлар гаиләсе шахмат серләренә ничек ирешүләре, "Иң оста шахматчы"конкурсында җиңүләре турында сөйләде.
Гыйләҗиевлар гаиләсендә кызлары Ландышның республика күләмендә өч телдә сәнгатьле шигырь конкурсында җиңүе,кызлар вокаль ансамблендә уңышлы чыгышлары сөендерде.
Вәлиевлар гаиләсе- "Музыкаль гаилә",уллары Айзатның остазы баянчы Ирек Илһамовичка кушылып курайда татар моңнарын уйнавы үзе бер могҗиза!
Гарифҗановалар гаиләсе-"Оста пешекче" номинациясендә улы Марат белән мастер класс күрсәтте.
Бергалиналар гаиләсендә кызлары Алсу белән берлектә эшләгән зәркан әйберләрен республикада да белмәгән кеше юктыр!
Җәләевалар гаиләсе кызы Альбинаның музыкаль уен коралында уйнавын горурлык белән тыңларлык. Күпме талант,күпме дуслык серләрен үз эченэ җыйды бүгенге бәйрәм!
Ә сәхнәдәге күренешне укучылар әти-әниләр белән сыйныф тормышының иң кызыклы вакыйгаларыннан башладылар.Сәхнәдә - республика рәисе үзе диярсең!Узган елга йомгак нәтиҗәләрен төгәл санап бәя бирүче Данияр Рамазанов!Булдыра,нәкь рольнең үзәгендә!Янында тын да алмый саклап,һәр хәрәкәтне карап торучы-Айзат Вәлиев!Молодцы! Горур гына атлап,шулкадәр дә тыйнаклык,матурлык, нәзәкатьлелек белән сәхнәдә гаиләләребез Гөлгенә Сунгатова,Надежда Эссаулова,Ләйсән Камалиева!Аларның чыгышларын залда утыручылар алкышларга күмделәр.Уртада-үзенең елмаюлы карашы,дәртле биюе белән-Ләлә Фирдәүсовна!Ул -бәхетле,аның янында укучылары.Сыйныфның бердәмлеген,ныклылыгын,уңышларын күрсәтүче-8 В сыйныфы кызлары - Зәринә Сунгатова,Валерия Эссаулова,Ралина Галиева,Альбина Җәләева, Рамилә Камалиеваларга сокланырлык.
Хөрмәтле Ләлә Фирдәүсовна,кадерле әти-әниләребез,укучыларыбыз!Сез гимназиябезнең уңышларын,данын күрсәттегез,дус сыйныф серләренең чыннан да тугрылылыгын,хезмәтен,дуслыгын таныттыгыз,серләрен ачтыгыз.Сезгә барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.Сез зур ышанычка лаеклылар булдыгыз.Сезгә гаилә бәхете,балалар куанычы,иҗади уңышлар телибез!!! Һәрвакыт бердәм булыйк,бергә яшик!
К списку новостей