Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
Шахмат почмагы ачылды.
Опубликовано: 12.02.2021Гимназиядә бүген тарихи,шатлыклы,истәлекле бәйрәм булды.Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев ярдәме белән гимназия укучыларына "Шахмат почмагы"ачылды.Әлеге бәйрәмдә район башлыгы Илшат Габделфәрт улы үзе катнашты,яшь шахматчыларның уңышларын күреп мактау сүзләрен җиткерде,иҗади уңышлар теләде.Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.Д.Мөхәмәдияров гимназия директоры Ф.Х.Хәкимуллин яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче укучыларның укуларында,спортта яхшы күрсәткечләргә ирешүләренә ышаныч белдерде.Түгәрәк җитәкчесе А.У.Яхин укучыларның сәләтен ачуда,җиңү яулауда зур тырышлык куя.Гимназия укучылары командасы 2010,2019 нчы елларда шахмат буенча "Арча хәбәрләре "газетасы призына үткәрелгән ярышта кубокка лаек булдылар,ә 8нче сыйныф укучысы Сабирова Гөлия кызлар арасында шахмат уенында абсолют җиңүче булды.Горурланырлык укучыларыбыз,сәләтле яшьләребез булу белән без бик шатланабыз. Һәркем күңелендә истәлекле мизгелләр озак сакланыр,шахмат яратучы укучыларыбыз уңышлары еракларга таралыр.
Источник: МБОУ - Арская гимназия №5
К списку новостей
















