Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
3 декабрь - Билгесез солдат көне
Опубликовано: 03.12.2020Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул максаттан МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясе филиалы "Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбендә" тематик класс сәгате үткәрелде, укытучылар һәм укучылар аерым анкета сорауларына җавап бирделәр; "Без хәтерлибез сине, солдат" исеме астында рәсем конкурсы оештырылды, укуычылар тарафыннан Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм каһарманнарына эшләнелгән обелиск территориясе кардан чистартылды һәм үз куллары белән ясалган чәчәкләр куелды
Источник: МБОУ - Арская гимназия №5
К списку новостей
















