Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
Мин укытучылар гаиләсеннән
Опубликовано: 16.05.2020Өч туганым арасыннан үземә әти-әниемнең һөнәрен сайлавым белән горурланам да,шатланам да.Бу изге һөнәрне сайлауда аларның,бигерәк тә әтиемнең йогынтысы зур булды
Алар авыр сугыш елларының фаҗигасен кичерүчеләр.Әнием Дания Ибраһим кызы 1941 нче елда, әтисе фронтка киткәч,мәктәп бусагасыннан атлап керә.Иң авыр елларда мәктәпне һәм педагогика институтын тәмамлый.Субаш-Аты,Утар-Аты авылларында 40 елга якын татар телен һәм әдәбиятын укытты.Әнием үз эшенә гашыйк иде.Әдәбиятны,язучыларны әйбәт белүе,матур сөйләве,күп язучылар белән аралашып яшәп,мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрүе хәтеремдә уелып калды.С.Хәким,А.Гыйләҗев,М.Мәһдиевларның үз куллары белән язып бүләк иткән китапларын укып горурланам
Әтием Мәгъсүмҗан Нуриәхмәт улы Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамласа да ,педагог һөнәренең җир йөзендә иң гүзәл һөнәр икәненә төшенеп,читтән торып педагогия институтын тәмамлый.Бөтен гомерен балалар белән эшләүгә багышлады.Субаш-Атыдагы балалар йорты директоры, соңыннан Утар-Аты урта мәктәбе директоры булып эшләде.Ятим балалар белән эшләгәндә күпме ятимнәргә әти булырга туры килде аңа.Әтием соңыннан да балаларның әтиләре киткәндәге елау-сыкрауларын авыр хатирә итеп сөйли иде.Аларны үстереп, эшкә яки укырга урнаштырганда, этиемне өйдә сирәк күрә идек.Аларның язмышы белән үлгәнче кызыксынып торды ул.Яхшылыгына күрә,үзләре әти-әни ,әби-бабай булгач та әтиемне онытмыйлар,каберенә чәчәкләр салалар.
Әтием гомеренең соңгы көннәренә кадәр район һәм авыл сәхнәләрендә чыгыш ясап та ,халык күңеленә кереп калды.Матурлыкны ярата иде ул.Шуңа күрә каберенә барып, роза гөлләре утыртам.Башымны иеп:”Тыныч йокла,әтием,укытучы дигән мактаулы исемне йөртүче кызың бар !”-дим.-Урының оҗмахта булсын,син эшләгән изге эшләр безнең гомер юлыбызны һәрвакыт маяк булып яктыртсын!”
Источник: МБОУ - Арская гимназия №5
К списку новостей
















