Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
Язучылар белән очрашу.
Опубликовано: 15.09.2016Районыбызда "Без бит - Арча яклары" дип аталган җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды. Бу җыентык 3 бүлектән тора: башлангыч, урта, югары класс укучылары өчен шушы төбәктән чыккан атаклы язучылар, шагыйрьләр, драматурглар әсәрләре белән бергә төрле җанрда иҗат сөючеләрнең дә әсәрләре урын алган анда. Районыбызга бер төркем язучылар кайтты. Алар Арча шәһәрендә эшлекле сөйләшүдән соң район мәктәпләренә таралдылар. Якташларыбыз шагыйрь, язучы, публицист Субаш Аты авылында туып-үскән Рәис Сафин, Наласа авылында туып-үскән, язучы, педагог, филология фәннәре кандидаты - Гүзәл Әдһәмовна, "Безнең Мирас" журналының бүлек мөхәррире - Ленар Гобәйдуллин. Якташларыбыз яшь вакытта иҗат иткән шигырьләрен, язмаларын укыдылар, тарихка сәяхәт ясадылар, төрле сораулар аша укучыларның фикерләрен тыңладылар. Кичә тормыш мәгънәсен ачу, өлкәннәргә хөрмәт, туган якка мәхәббәт, туган телне саклау рухында барды. Кичәбезнең ахырында Алия Ногманованың моңлы җырлары һәркемгә бәйрәм сәламе булып яңгырады. Язучыларыбыз истәлек билгесе итеп үзләренең китапларын укучыларга бүләк иттеләр. Рәхмәт Сезгә, якташларыбыз, иҗат уңышлары юлдаш булсын!!!
К списку новостей
















