• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77
Телефон: +7(843)-663-17-94
E-Mail: G5.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Арская гимназия №5
Руководитель: Исмагилов Ирек Радилович
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 816 укучы
У нас учат: 55 укытучы

Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5

"Туган тел-2016" бәйгесе

Опубликовано: 30.04.2016

29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларның "Туган тел - 2016" бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР ында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын" гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең 1 турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бүгенге бәйгедә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынашты. Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән-берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре. Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары, һөнәри осталыклары, иҗади хезмәтләре һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар. Туктаусыз һөнәри үсештә булулары, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар. Ниһаять, "Туган тел - 2016" бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Алсу Госман кызы 4 урынны яулады. Хөрмәтле Алсу Госман кызы! Сезне чын күңелебездән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр, гаилә бәхете, нык сәламәтлек, чиксез шатлык-куанычлар телибез!



К списку новостей