Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада
Опубликовано: 23.04.201619 -22 нче апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада уздырылды.Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан тора: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәү, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрне тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты.Туган телебезне саклаучылар һәм үстерүчеләр арасында гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары Нургалиев Айнур һәм Шәмсетдинова Илүзә дә бар. Алар әлеге чарада татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр.Катнашучылар өчен Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашу оештырылган иде. Укучыларыбызны әлеге мәртәбәле чарада катнашулары белән котлыйбыз һәм алдагы көннәрендә иҗади уңышлар телибез!
К списку новостей
















