Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
“Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре ” исемле марафон
Опубликовано: 18.04.2016Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбызның күңелендә бер моң булып яши. Быел Г.Тукайның тууына 130 ел. Арча шәһәрендә 16 нчы апрель көнне,юбилей уңаеннан, “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре ” исемле марафон булып узды. Безнең гимназиядә “Бар күңеллелек бөтен дөньяда , бар бер ямь бүген ” тукталышы булды. Укучылар Тукай яшәгән чордагы җырлы- биюле халык уеннарын уйнадылар. Бөек Тукаебыз иҗат иткән шигырьләрне һәм җырларны күңелләргә хуш килерлек итеп башкардылар. Килгән кунакларга кичә бик ошады. Зур канәгатьләнү белән Арчаның үзәк мәйданына юлларын дәвам иттеләр.
К списку новостей
















