Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Ахунова Гульзиля Масхутовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 106 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
- Сәнгать мәктәбенә экскурсия 03.07.2014
-
День песка.
30.06.2014
В солнечный летний день в нашем детском саду прошел День песка. В этот день ребята перевоплотились в строителей и архитекторов, и с огромным удовольствием возвели сказочные замки, удивительные сооружения.
- Трудовое воспитание детей. 26.06.2014
- Конкурс по оформлению летних участков 23.06.2014
- Праздник хорошего настроения. 20.06.2014
- Музейда кунакта. 17.06.2014
-
Балалар рәхәтләнде!
07.06.2014
Сабантуй ул гаилә бәйрәме дә. Күбрәк балалар өчен дисәң дә була. Аларның күңелен күрү, бәйрәмнәрен истә калырлык матур итеп оештыру өчен нинди генә чаралар оештырмаганнар да, нинди генә уеннар әзерләмәгәннәр. Махсус мәйданчыкка кадәр бар.
Анда малайлар һәм кызлар мәш килә. Таганда атынырга, эссе җәй көнендә карлы кышны искә төшереп таудан шуарга, карусельдә әйләнергә һәм тагын бик күп шөгыльләр табарга була. Теләгәннәр төрле кызыклы бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә ота ала. Кыскасы, биредә үзенчә бер кече Сабантуй.
Арча балалар бакчалары тәрбиячеләре оештырган уеннарда балалар бик теләп катнашты. Тизлеккә бау чорнау ярышында бирелеп бетеп, мине узып китми микән, дигәндәй иптәшен күзәтеп, ашыга-ашыга таякка бау чорнаучы малайлар һәм кызларны күреп күңел сөенде. Ә инде чүлмәк ватучы нәниләрнең таякны чүлмәккә туры китерергә тырышуларын күзәтү тагын да кызык иде. Болай да кечкенә кулларына зур таяк күтәргән балалар дөмбердәтеп җиргә китереп сугалар да, тизрәк күзләрен бәйләгән яулыкларын алып ташлыйлар. Янәсе, ничек чүлмәк ватканын үз күзләре белән күрәләр. Тегесе аларны котырткандай бөтен булып утырып торса, чын күңелдән борчылалар, ватылса сикерә–сикерә сөенәләр.
Моннан тыш, балаларның төрледән–төрле уеннарда катнашуын күзәтеп тордык. Мәш киләләр, йөгерәләр, егылалар, чырык–чырык көләләр, шатланалар. Менә кемнәр өчен тансык һәм кызык ул бәйрәм. Аларның шат йөзләрен күреп торган әти–әниләрнең дә йөзләрендә елмаю, нур балкый.
- Летний оздоровительный период 02.06.2014
-
Приглашение!!!!
28.05.2014
Уважаемые родители с сотрудники детского сада!
Приглашаем Вас на выпускной бал 29 мая 2014 года в 16.00 ч.
-
Тәрбия бакчадан башлана.("Арча хәбәрләре" газетасыннан язма)
23.05.2014
Тиздән мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре була. 5нче бакчада моңа күптәннән әзерлек эшләре башланды. Беренче чиратта балачак истәлеге итеп агачлар утыртырга булдылар. Тиздән бакча паркында 2014 елгы чыгарылыш төркеме балалары исемнәре язып эленгән миләш, усак, чыршылар яфрак та ярыр.
Бу тәрбияви чара да. Кечкенәдән малайлар һәм кызлар күңелендә табигатькә мәхәббәт хисе уяту. Андый эчтәлекле һәм тәрбияви чаралар бу бакчада бик еш оештырыла. Ата—аналар балаларының шулай күпне белеп, тәрбияле һәм мәрхәмәтле булып үсүләреннән бик канәгать. Моның өчен без балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова, тәрбиячеләр Рәүзия Камалетдинова, Светлана Петровага бик рәхмәтле. Үз хезмәтләрен яратып башкарган, балаларны яраткан кешеләр генә тиешле нәтиҗәләргә ирешә ала. Тәрбиячеләр, чыннан да, мактауга лаек бит. Рәүзия Камалетдинова “Ел тәрбиячесе—2014” район бәйгесендә җиңү яулады. Балалар бакчасы да гаилә бакчалары буенча грантка ия. Хәзер шул акчага алынган мәгълүмати—технологик чаралар белән эш алып баралар. SMART өстәле төрле юнәлештә дәресләр үткәрү өчен кулланыла. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә биредә күптәннән эш алып барыла. Гөлназ Садыйкова балаларны татар теленә өйрәтә. Рус милләтеннән булган малайлар һәм кызлар да бик теләп татар телен үзләштерә. Китапханәдә үткән Тукай, Җәлилгә багышланган шигырь бәйрәмнәрендә катнашып, балаларыбыз беренче урыннарны яуладылар. Инглиз теленә дә бик теләп өйрәнәләр. Бу да бүгенге заман өчен бик кирәк нәрсә. Балаларыбызның мәктәпкә шулай һәръяктан әзерлекле булып барулары безнең өчен дә зур сөенеч.
Барлык ата—аналар исеменнән Миләүшә Нотфуллина