Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Чиканасский детский сад"Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Чиканас балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, село Чиканас, ул. Советская, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-665-41-35 |
| E-Mail: | dstshikanas.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Чиканасский детский сад "/"Чиканас балалар бакчасы" МБМБУ |
| Руководитель: | Абдуллина Фарида Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Чиканасский детский сад"Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Чиканас балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Нәүрүз мөбарәкбад! 21.03.2017

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз уткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Мәгьлүм булганча, XVIII гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
"Нәүрүз" сүзе фарсы-таҗик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларыннан берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чынга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад! -
Без сезне яратабыз! 17.03.2017

Балалар бакчасында әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, гомумэн олыларны хөрмәт итугә багышланган бик матур әңгәмә булды. Без ахырдан бергэ "Мин сезне яратам!" исемле кул эше эшләдек. Матур бит! Ә сезгә ошадымы?
-
Сак бул! 14.03.2017

-
8 Март белән! 07.03.2017
Елмайса йөзеннэн аңлыймӘнкәемнең теләген.Дөнья киңлегенә тиңлимӘнкәемнең йөрәген,Әнкәй, сиңа бүләк итәмБөтен дөнья гөлләрен.Юллар кебек озын булсын,Әнкәем, гомерләрең.Ай нурыннан да нурлыракӘнкәемнең йөзләре.Моңлы көйдәй күңелемдәӘнкәемнең сүзләре.8 март бәйрәме белән!
-
Тиздән әни бәйрәме. 03.03.2017

Без әниләр бәйрәменә театраль күренеш әзерлибез.
-
Кошлар-безнең дуслар! 28.02.2017

Кыш көне кошларга җим табуы бик авыр.Шуңа күрә без ,һәрвакыт канатлы дусларыбыз турында кайгыртабыз.
-
Сәламәт бул! 20.02.2017

Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Сәламәтлекне саклау, ныгыту- һәркемнең кулыннан килердәй эш. Авырмагыз, исәнлек, саулык сезгә.
-
Кышкы матурлык 16.02.2017

Бар җиһанны ап-ак карга төргән кышның соңгы ае – февраль дә узып бара.
-
Әкиятләр яратабыз. 13.02.2017

Без әкиятләр сәхнәләштерергә яратабыз. Менә Саламторхан әкиятен әти-әниләребезгә күрсәтергә әзерләнәбез.
-
Чисталык-сәламәтлекнең нигезе! 10.02.2017
Кечкенә ул, шома ул,Чиста итеп юа ул.Бит – кулыңны юасың:“Һай рәхәт!” – дип куясың.Чисталыкны ярата,Хуш исләрен тарата.









