Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Чиканасский детский сад"Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Чиканас балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, село Чиканас, ул. Советская, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-665-41-35 |
| E-Mail: | dstshikanas.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Чиканасский детский сад "/"Чиканас балалар бакчасы" МБМБУ |
| Руководитель: | Абдуллина Фарида Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 9 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Чиканасский детский сад"Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Чиканас балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Йокыларыбыз татлы булсын! 02.02.2018

Өстебез бөтен, тамагыбыз тук, җылы бакчабызда чиста урыннарда тәрбияче апабызның әкиятен тыңлап йоклап киткәне сизелмидә кала. Илләребез генә тыныч булсын!
-
Тиздән Ватанны саклаучылар көне! 29.01.2018

Менә әкренләп әзерләнә дә башладык. Бәйрәм җитә бит!
Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә –
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
-
Иң оста конструкторчылар! 25.01.2018

Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән борынгылар. Барыбер җыеп чыктылар бит!!!Молодцы!!!
-
«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018» 23.01.2018

В Республике Татарстан выработана и уже более 15 лет успешно реализовывается стратегия противодействия негативным социальным явлениям. Это вовлечение максимального количества детей, подростков и молодых людей в активную творческую жинь - Республиканское фестивальное движение "Созвездие-Йолдызлык". В 2018 году утверждено Положение о проведении XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018», проходящего под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Нургалиевиа Минниханова.
-
Туган якта! 19.01.2018

Кышның бөтен матурлыгы менә шушы мизгелдер...мондый хозурлык, мондый матурлык тик безнең туган якта...Тикмәгә генә Мәхмүт Хөсәен 1965 нче елда ук Чиканас турында шигырен иҗат итмәгәндер.
Юл кырыена туктауга,
Ишетелде чит аваз:
-Син кайдан, абзый?
-Казаннан.
-Без үзебез-Чиканас.
Китәрсең , абый бу якның
Яменнән әсирләнеп.
Бу җирләрдә Тукай үскән
Хисләнеп ,тәэсирләнеп.
Әй,Чиканас, урманнарың
Күңелле дә, серле дә!
Каршы ала кебек сине
Тукай үзе биредә.
Кайдадыр шүрәлеләр дә,
Гайрәт чәчәдер кебек,
“Саумы?”-дип имән артыннан
“Былтыр” дәшәдер кебек.
Чыклы чирәм хәтфәсендә
Ямен җуймас эзләр бар;
Зифа сынлы чәчәкләрдә
Карап туймас төсләр бар.
Һәр күбәләк назлый сине,
Сәләмли һәр бал корты.
Күпме ләззәт җанга монда –
Ул үзе бер ял йорты!
Аланнары- яшел чирәм,
Чат печән кибәннәре.
Чал генералдай баш кага
Мәһабәт имәннәре.
Һәр кеше хәзер үз миңа,
Ишетелми чит аваз.
Кавказлардан һич ким түгел,
Арча күрке-Чиканас.
Арча, 1965 ел.
-
Ай-яй, суык урамда! 17.01.2018

Тик без барыбер туңмыйбыз,
куыш-куыш уйныйбыз!
-
Канатлы дусларга! 15.01.2018

— Тәрәзәне кем чиртә:
Чык-чык! Чык-чык!
— Мин килдем шулай иртә,
— Чыпчык, чыпчык.
Бик тә ашыйсым килә.
Чик-чик! Чик-чик!
Йөгереп янына килдем,
Яраткан җимен бирдем.
-
Тау шуабыз. 12.01.2018

Кыш килде, салкын урамда.
Ә без куркып тормыйбыз.
Чана-чаңгыларны алып,
Тауда шуып уйныйбыз.
-
Табигать кочагында! 10.01.2018

Эх, күңелле урамда!
-
Яңа ел белән!!! 29.12.2017

Бакчабызда Яңа ел бәйрәме шаулап узды. Балалар үзләренең яңа биюләре һәм җырлары белән әти-әниләрнең, килгән кунакларның күңелен күрсә, Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләшеп куандырды. Яңа ел белән!









