• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Район башлыгы чыршы бәйрәмендә.

Опубликовано: 29.12.2015

28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив  катнашучы балалар катнашты. Мәктәбебездән Гыйбадуллина Алсу, Фәйзрахманова Айзилә, Шәрипов Илфат, Фәйзрахманова Рузиләләр бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирештеләр.

    Район башлыгы чыршы бәйрәме үзенчәлекле итеп оештырылган. Катнашучыларны беренче булып район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Аннан лазерлы шоу бөтен залны яктыртты. Кар кызы белән Кар бөртекләре чыгышы бәйрәмне бизәде. Ә чаңгыга басып, урман–кырлар аша балалар янына ашыккан Кыш бабай килеп кергәч, тирә–юнь тагын да түгәрәкләнеп китте, чыршы аллы–гөлле утларга күмелде.

    Ул көнне бәйрәмгә килгән бер генә бала да тик утырмады. Һәрберсе 12 станциядә елның 12 аенда кунакта булып, әкият геройларына кушылып биеде, җырлады, уйнады, шарлардан уенчыклар ясарга өйрәнде, кул эшләре үзләштерде, Кар кызы белән караокега җырлады, актерлык осталыгын сынап карады, Кыш бабайга сәләтләрен күрсәтте.  Соңыннан бар да бергә җыелып, кулга–кул тотынып чыршы тирәли  җырлап әйләнде. Бу дуслашу, аралашу бәйрәменә дә әверелде



К списку новостей