• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты.

Опубликовано: 28.12.2015

    28 декабрьдә районның сәләтле балалары район башлыгы Илшат Нуриев  белән очрашты. Очрашуда мәктәбебездән  Чулпан Мөхәммәтдинова катнашты.

     Укучылар район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сораулар бирделәр. Аларны район башлыгының шәһәрдә яшьләр өчен  нәрсә төзергә яки үзгәртергә планлаштыруы да, югары уку йортын тәмамлап туган районына кайтырга теләүчеләр өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Кайбер кечерәк авылларда яшьләр өчен ял итү мөмкинлекләренең чикле булуы турында да сүз кузгаттылар. Иҗат белән шөгыльләнүче укучы яшьләр өчен районда вакытлы матбугат булдыру, яшьләр тапшыруларын киңәйтү максатыннан Арча телевидениесенең эфир вакытын озынайту турында да сөйләштеләр. Илшат Нуриев аларга төгәл җаваплар бирде.

     Район башлыгының үзенә, җаваплы хезмәтенә, хәтта буш вакытын ничек уздыруына кагылышлы сораулар да булды.

 

     – Сезнең алда имтиханнар бирү тора. Тик тормышта алар шуның белән генә бетми. Минем эштә һәр көн – имтихан. Менә бүгенге очрашу да минем өчен имтихан. Очрашу ничек үтәр, нинди сораулар яңгырар, ничек җавап бирермен дип уйлап килдем, – диде Илшат Нуриев. – Тырышыгыз, укыгыз, үз-үзегезне саклагыз, аралашып яшәгез, тормышта үз урыныгызны табыгыз, үзебезнең районга эшкә кайтыгыз. Күреп торасыз, авыллар бетеп бара. Аларны торгызырга, яңа рух өрергә кирәк. Бу эштә без нәкъ менә сезнең кебек сәләтле яшьләргә өмет итәбез.



К списку новостей