• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы.

Опубликовано: 13.11.2015

Кешене кеше итүче , яшәвенә мәгънә бирүче - хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы.  Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

     Туган ягыбызда да никадәр күренекле шәхесләр! Үзләренең намуслы тырыш хезмәте белән дәрәҗә, дан казанган төрле һөнәр ияләре бар: төзүчеләр, юл салучылар, тегүчеләр, балта осталары, токарьлар, слесарьлар, механизаторлар, буячылар, эшчеләр, икмәк пешерүчеләр, аны үстерүчеләр һәм башка һөнәр ияләре. Экономистлар, юристлар, эшкуарлар, эшмәкәрләр бу һөнәр ияләрен кысрыклап чыгарган заманда, бәлкем балаларда нәкъ менә төзүче, гади эшче, ипи пешерүче кебек башка һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәктер. Борын-борыннан тормышның хуҗалары булган эшчеләргә мәдхия җырланган.

      Гади эшче һөнәрен бүгенге көндә мәдхия җырланырлык дәрәҗәгә күтәрү, төрле һөнәр ияләре, аларның мактаулы хезмәтләре белән таныштыру, сәләтләре, мөмкинлекләре, хәзерлекләре төрле булган балалардагы эшче хезмәтенә булган мәхәббәтне вакытында күреп алу, аны үстерү буенча да мәктәптә өзлексез эш алып барыла.

        Бүген  мәктәптә  , “ Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы” дигән исем астында , нәкъ менә  авыл җирлегендә яшәп , әле дә туган авылында намуслы хезмәт итә торган хезмәт ияләре белән очрашу узды.

 

       Очрашу бик күңелле, җанлы, матур һәм файдалы булды . 



К списку новостей