• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

1 сентябрь -Белем бәйрәме

Опубликовано: 02.09.2015

Бүген  җиһанда 1 нче сентябрь -Белем бәйрәме. Көн дә бик матур, җылы.Кояш та елмаеп нурларын сибә.Җыр-моңга күмелгән, гаҗәеп гөлбакча эчендә утырган мәктәп ишекләре инде күптән ачык. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә дулкынландыргыч көн шул бу.1 нче  сыйныф укучылары бүген Белем иленә сәяхәтләрен башлыйлар. Быел  Ашытбаш  урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына 11 укучы керә.

     Бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде.Укучыларны мәктәп директоры Р.Р.Кавиева, килгән кунаклар, ветеран укытучылар котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. 

     Мәктәптә матур традиция бар : мәктәпкә иң беренче килгән укучы, бер көн дә дәрес калдырмаган укучылар да  бүләкләнә.

     Узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучыларны да бүләкләр көтә иде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:

- Сәлимҗанова Гөлинә –республика олимпиадалары призеры ;

-Мөхәммәтдинова Чулпан – К.Насыйри премиясе лауреаты, республикакүләм  фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүче;

-Хисамиев Булат – республикакүләм  бәйгеләрдә җиңүче;

-Гатауллина Фаягөл – “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче.    

    Спорт өлкәсендә актив, күп ярышларда җиңүче укучыларның да урыннары түрдән  булды.Менә алар: 

-          Файзрахманов Райнур

-          Шарипов Илфат

-          Сафин Рәдис

-          Сафин Илгиз

-          Фәйзрахманова Гөлзилә

-          Әхмәтгалиев Ленар.   

  

     Мәктәптә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча, укытучылар арасында да җиңүчеләр сәхнә түренә чакырылды:   

-Фәхретдинова З.С., Әүхадиева М.Р. – халыкара, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен;

-Әхмәтгалиева Ә.К., Ибатуллина Н.Г.- регионара, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;

-Хисамиева Р.Р. – республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;

-Рахматуллина Р.Р. – Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм бәйгесенең  “Театр яктылыкка, нурга илтә!”  номинациясендә җиңү яулаган өчен.

 



К списку новостей