Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
“Әни, әти һәм мин – спорт сөюче гаилә”
Опубликовано: 26.03.201526 нчы мартта Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә , мәдәният йорты белән берлектә, “Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә” дигән матур, эчтәлекле бәйге узды.
Бәйрәмне мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде һәм үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Ярышта 5 гаилә көч сынашты. Гаиләләр бик җитез, тапкыр, оста, талантлы һәм , әлбәттә, спорт сөючеләр . Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең бик матур чыгышларын күрсәттеләр.
Җанатарлар да бик актив булды. Алар гаиләләргә көч-куәт бирделәр. Музыкаль тәнәфес вакытында матур җыр һәм биюләре белән сөендерделәр. Вакыт сизелми дә узды. Нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Жюрига да нәтиҗә ясау кыен булгандыр бүген, чөнки гаиләләребез берсеннән-берсе уңган -булган, көчле иде.
Нәтиҗәләр тәбәндәгечә:
-“Спорт сөюче гаилә” –Наратлык авылыннан Хабибуллиннар гаиләсе;
-“Иң җитез гаилә” –Ашытбаш авылыннан Гыйбадуллиннар гаиләсе;
-“Иң актив гаилә”- Ашытбаш авылыннан Файзрахмановлар гаиләсе;
-“Иң бердәм гаилә” – Ашытбаш авылыннан Каюмовлар гаиләсе;
-“Тамашачы мәхәббәте” – Ашытбаш авылыннан Сибгатуллиннар гаиләсе.
Конкурста катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гаиләләрне чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез !
К списку новостей