• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Сугыш урлаган балачак.

Опубликовано: 18.02.2015

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,

Сөрән сала авыл, калаларга.

Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр

Сугыш чорындагы балаларда.

   Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты, балалар ятим калды.  Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле.

    Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган авылдашларыбыз......

     Бүген 7 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Нурисә Габделнәүфәровна белән кабат сугыш  чоры баласы – Нурисә әбиләре янына ашыктылар. 7 нче класс укучылары Нурисә әбигә  ярдәм итәләр, чөнки ул ялгызы  яши. Ачык йөзле, шат күңелле,балаларны яратучы Нурисә әби аларны көтеп ала, үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

  1936 нчы елда туган Нурисә әбигә әтисе сугышка киткәндә 5 яшь була. Сеңлесе 1941 нче елда дөньяга аваз сала. Нәни кызчыкларга әтиләрен бүтән күрергә насыйп булмый: ул сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Сугыш китергән тормыш авырлыгы, ачы ятимлек, йөрәк әрнүе сүзләргә генә сыеп бетәме соң?..

  Әйе, әтисез үсү аларның бәгырьләренә төшкән.Сугыш иртә, бик иртә олыгайткан  сугыш чоры балаларын.

Инде сез дә олыгайдыгыз,

Сугыш чоры балалары.

Олпат,олугъ ветераннар-

Ак әбиләр, ак бабайлар.

Саф көмештәй саф алар.

Күпне күргән ветераннар.

Ак тауга тиң горур башлар

 

Эчтән, тыштан асыл затлар.



К списку новостей