• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Җаннарны тетрәндергән сугыш.

Опубликовано: 16.02.2015

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 26 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.        

         Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә.

Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята . Ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан ир-егетләр бу турыда ачылып сөйләргә яратмый. Шулай да киләчәк буынга әйтер сүзләре бик күп аларның. Мәктәбебездә әфганчылар еш була.Тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда , Батырлык дәресләрендә  чыгышлар ясыйлар, хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар. Чыннан да, тыныч тормышта сугыш афәте күргән бу егетләр зур хөрмәткә лаек. Үзләренең күргәннәре белән уртаклашудан тыш, безнең дә күп сорауларыбызга җавап бирәләр алар. Төпле киңәшләрен бирәләр, матур теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә бик актуаль булган  Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышы, армиядә хезмәт итү мәсьәләләренә карата булган фикерләре белән дә кызыксынабыз. "Армиядә хезмәт итү- һәр ир-егетнең бурычы”, -диләр алар бертавыштан.

Эчкерсез әңгәмә тәмамлангач, бергәләп фотога төштек.

 

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын . Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!



К списку новостей