Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Новости школы
Гомуми ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 14.05.202614 май көнне мәктәбебездә чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны мәктәбебез директоры Кавиева Р.Р. ачып җибәрде. Ул укытучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны көн тәртибенә куелган максатлар белән таныштырды. Беренче көн тәртибе буенча Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлил улы чыгышы тыңланды. Әти-әниләргә барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм статистика яңалыклары аңлатылды. Икенче көн тәртибендә ДПС инспекторы, полиция лейтенанты Асманов Марсель Мансурович үзенең чыгышында 2026 елның беренче яртыеллыгында булган статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге, транспорт чараларын дөрес куллану турында сөйләде. Участок инспекторы Набиуллин Финат Равил улы балаларга исерткеч эчемлекләр, тәмәке, электрон сигаретлар кулланырга ярамаганлыкны, социаль челтәрләр белән сак эш итүне искәртеп үтте. Ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте. Мәктәптә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү Советы үз эшен башкара, укучыларны мәктәп эчендәге исәпкә кую тәртибе әйтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр ителде. Мәктәп администрациясе, килгән кунаклар әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар.
К списку новостей













