Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Новости школы
Бүген бездә – Тукай бәйрәме!
Опубликовано: 25.04.2026 Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган айлык дәвам итә
Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендәге иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып һәм шагыйрьнең 140 еллык юбилее уңаеннан мәктәбебездә апрель башыннан Тукай айлыгы башланды. Ай дәвамында төрледән-төрле чаралар узды.
Бүген Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган "Тукай кайта җиргә язлар белән" дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, кечкенә сәхнә күренешләрен күрсәттеләр. Залда Тукайның моңлы шигырьләре һәм аның әсәрләренә язылган көйләр яңгырады. Бәйрәм чарасы барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән тагын да якынрак танышты. Кичә соңында барлык катнашучылар һәм кунаклар шагыйрьнең «Туган тел» җырын бергәләп башкардылар. Бу чара һәр катнашучыга Тукай иҗатының мәңгелек һәм халыкны берләштерүче көчен тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирде. Тукай рухы бүген дә безнең белән – ул җиргә язлар белән кайта!
К списку новостей













