Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
“Көзге бал”
Опубликовано: 22.10.2025Бүген мәктәбебездә урта һәм өлкән сыйныфларның “Көзге бал” бәйрәмнәре узды. Урта сыйныф укучылары бәйрәмгә әти-әниләрне дә чакырды. Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Макулатура, батарейкалар җыюда иң актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Укучылар үзләренең театр сәнгатенә дә битараф булмауларын күрсәттеләр. Көзге муллыкка, хезмәткә багышланган кичә һәркемнең күңелендә озак сакланыр.
К списку новостей













