Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
1 апрель-Халыкара кошлар көне
Опубликовано: 02.04.2025Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела. 1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көнен үткәрү традициягә керә.
Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дигән викторина үткәрелде. Анда 5-8 сыйныф укучылары катнашты.Башта укучылар презентация ярдәмендә күчмә һәм кышлаучы кошлар белән таныштылар,кошлар турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында җырлар җырладылар.Кошлар көненә багышланган викторина бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
К списку новостей













