• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

«Глаголица» бәйгесендә катнаш – хыялыңа юл ач!

Опубликовано: 12.03.2025

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясен башлап җибәрде. 10–17 яшьлек егет-кызларны бәйгебездә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырабыз.

2025 елның 26–31 август көннәрендә финалистлар Казанда узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 13 җиңүче билгеләнәчәк.

Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.  Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.

РФ Мәгариф министрлыгының 2024 елның 30 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.

Глаголицаның аерылгысыз бер өлеше булып өлгергән дөньяның 54 илендә яшәгән 15000 нән артык яшь авторлар төркеменә кушыл. Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Евгений Пастернак, Андрей Жвалевский, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм башка язучылардан торган жюри иҗатыңа гадел бәя бирер һәм талантыңны ачарга тырышыр.

Конкурста катнашу өчен 2025 елның 16 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне калдыр. Катнашу бушлай. Сезгә уңышлар теләп, әсәрләрегезне көтеп калабыз!



К списку новостей