• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

"Әткәй, әнкәй - пар  канатым"

Опубликовано: 07.03.2025

7 март көнне якынлашып килүче 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Әткәй, әнкәй - пар  канатым" исеме астында бик күңелле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә кадерле әти-әниләребез, хөрмәтле әбиләребез, дәү әниләребез, шулай ук газиз уллары, кадерле кияүләре хәрби операциядә булган әниләребез  чакырылды. Укучылар әти-әниләренә, әбиләренә, килгән кунакларга булган хөрмәтне мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр, матур җырлар аша җиткерделәр, кадерлеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кунакларыбызны моңлы җырлары белән китапханәчебез Мөхәммәтдинова Халидә апай да котлады, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. 

   Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, кешелекле  мәрхәмәтле әбиләребез, дәү әниләребез! Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, яраткан оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бала хәсрәтләрен күрмичә, аларның игелекләрен күрергә язсын!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә Сезгә бүләк итәсе, 

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

Бәйрәм белән барыгызны да!!!



К списку новостей