• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

«Илһам» Бөтенроссия конкурсы

Опубликовано: 26.04.2024

24 нче  апрельдә Казан  шәһәрендә  «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2024 елның февраль-март айларында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесен үткәрде. Конкурска 5-11 сыйныфта белем алучы укучылар поэзия, проза, драматургия, журналистика номинацияләре буенча эшләрен тәкъдим итте.

Конкурсның беренче этабында ТР һәм РФ 600дән артык мәктәп укучысы катнашты. Март аенда Республиканың Чистай, Арча, Казан, Чаллы һәм Мөслим шәһәрләрендә жюри әгъзалары конкурсның беренче этабында җиңү яулаган 300 бала иҗатын бәяләде. Бүләкләү тантанасына 44 укучы чакырылган иде.

Бәйгенең жюри рәисе  КФУ профессоры Ләйлә Минhаҗева һәрбер эшнең үзенчәлекле булуына игътибар итте. «600 килгән эш арасыннан 44 эшне сайлап чыгару безгә бик авыр булды, чөнки һәрбер эштә гүзәл фикер, бик садә бер табыш бар иде. Ләкин быелгы конкурсның ике этаптан торуы безнең өчен бик файдалы булды. Беренче этапта эшләрне онлайн тикшерсәк, икенче этапта әлеге укучылар белән якыннан танышу, аралашу мөмкинлеге туды», – диде Ләйлә Минһаҗева.

Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабитова А. проза номинациясендә 3 урынга лаек булды. Азалияне чын күңелебдән котлыйбыз, аңа алга таба да иҗади уңышлар телибез.



К списку новостей