• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

“Югалган хатлар...”

Опубликовано: 21.10.2023

Тинчурин театрына гаиләбез белән йөрибез. Соңгы килүебездә “Яратам! Бетте- китте!”не карап кайткан идек. Режиссеры Зөфәр Харисов булуы, яраткан артистларның уйнавын белгәч, күрәсебез килде. Бик ошатып кайткан идек.

Ә кичә... Кичә Тинчурин театры бинасы шау-гөр килеп тора иде. Театр үзенең 90 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан мәктәп театрлары арасында Республика күләмендә беренче тапкыр фестиваль-конкурс уздыра. Бу чарада Арча районы Ашытбаш урта мәктәбе театры “Югалган хатлар” драмасы белән катнашты, автор буларак мине дә чакырдылар. Минем өчен сөенечле дә, дулкынландыргыч та хәбәр булды бу. Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын, яраткан кешеләрен гомер буе көтүләрен тасвирлаган бу драманы укучы балалар ничек күрсәтерләр икән дип борчылдым. Юкка борчылганмын.

Әллә театр бинасының сихрилеге, әллә жюрида утырган Зөфәр Харисов, Зөлфия Вәлиева кебек танылган артистларның ихластан карап утырулары көч бирдеме, укучылар сынатмады. Бар кеше дә артист булып тумый, диләр. Әмма бу балаларның уйнауларын күргәч, башкача уйлыйсың. Барысы да шулкадәр оста уйнап чыктылар, карап утыручылар гына түгел, үземнең дә күзләрем яшьләнде. Ахырдан барыбыз да, хәтта жюридагы артистлар да (!) яшь артистларга озак итеп кул чапты. Соңыннан фикер алышулар, күмәкләп фотога төшүләр... Боларның барысы да балалар күңелендә бер матур хатирә булып калыр дип уйлыйм. Уңышлар телим ул балаларга! Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы көннән соң бала күңеленә театрга мәхәббәт орлыгы салыныр. Бәлки берәрсендә “Мин артист булам” дигән хыял бөреләнеп, еллар узгач журналистка биргән беренче әңгәмәсендә ул бала: “Тинчурин театрында чыгыш ясаганнан соң артист булырга теләдем”,-дип әйтер. Әнә, Ашытбаш мәктәбендә белем алган, үзе яраткан һөнәрне үзләштереп, бүгенге көндә Татар Конгрессында эшләүче Алмаз Нуруллин да: “Заманында без Казанга килеп, зур сәхнәдә уйнап, Гран-при алган идек”,-дип зур горурлык белән сөйләп торды.

Ашытбаш урта мәктәбе коллективының татулыгына, бердәмлегенә сокландым. Һәр кешегә якты чырай күрсәтеп, елмаеп каршы алучы мәктәп директоры Рәмизә Рәис кызы Кавиева, күп еллар балаларны сәнгатьне яратырга өйрәткән, тәҗрибәсе зур булса да, дулкынланып, инде ничәнче тапкыр: “Кирәкле нәрсәләр онытылмадымы?”-дип барлаучы театр җитәкчесе Рузалия Рәхмәтуллина, катнашучы балаларны үсендереп: “Сездән була, без сезгә ышанабыз“,-дип торучы класс җитәкчеләре – барысы да “ут йотып” торалар, үз балалары өчен тырышалар, диярсең. Түзмәдем, үзләреннән дә сорадым. Алар: “Без класс җитәкчеләре, бу балалар да үзебезнеке инде”,-дип җавап бирделәр.

Җанатарлары белән бергә барысы кырык кеше килгәннәр иде. Район җитәкчелеге транспорт белән тәэмин иткән, бу инде район күләмендә мәктәпнең дәрәҗәсе бар, дигән сүз.

Жюри балаларның чыгышын: “Актуаль, патриотик хисләрне уята”,-дип бәяләде. Жюри рәисенең миңа: “Рәхмәт сезгә!”- дип әйтүенә дә күңелем булды.

Якташларымның шундый булулары белән горурланам, аларга һәр эшләрендә уңышлар телим. Алдагы көннәре бүгенгесеннән матуррак, уңышлырак булсын.

Моннан соң беркем дә, берни дә онытылмасын, хәбәрсез югалмасын. Киткәннәр тиз көннәрдә исән-имин килеш өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде.



К списку новостей