• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Бер күрешү-бер гомер

Опубликовано: 04.04.2023

Бүген мәктәбебездә якташ шагыйребез Наил Касыймов белән очрашу булды. Якташ шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итә. Безнең авылыбызда  милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга  намуслы хезмәт итүче шагыйребез Наил Касыймов туган.

         Ямьле Ашыт буенда уйнап үскән малайга, авылының гүзәл табигате, Гариф болыннары,  серле Артышлыгы аның иҗатына дәрт һәм илһам биргәндер.Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә көй язылып, бүген дә яратып кабул ителәләр.

        Наил Касыймов – 1993нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 нче елда татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен язучыга “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде.Танылган  шагыйребезнең 30 дан артык китабына сыйган һәрбер шигыре, ул шигырьләрнең һәрбер юлы – киләчәк буыннарга васыять булып калырлык зур мирас.

       Кичәдә Наил Касыймов укучыларны үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды, сорауларына җавап бирде. Укучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, шигырьләре буенча ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

 

      Сегодня в школе состоялась встреча с нашим земляком  поэтом Наилем Касыймовым. Такие встречи способствуют углубленному изучению родной литературы, воспитанию патриотизма.

     Наиль Касыймов является членом Союза писателей Татарстана с 1993 года. В 2014 году он удостоин почетного звания “Заслуженный работник культуры Республики Татарстан”. Стихи поэта – богатое наследие, завещенное подрастающему поколению.

      На встрече с учащимися школы Н.Касыймов рассказал о своем жизненном пути,ответил на вопросы. Ученики нашей школы декламировали  стихи поэта, исполняли песни.



К списку новостей