• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

“Табигать - уртак йортыбыз”

Опубликовано: 20.01.2023

   Планетабыз бик зур һәм аның табигый байлыклары бетмәс-төкәнмәс, дип уйларга гадәтләнгән без. Ләкин, тикшеренүләр күрсәткәнчә, Җиребез бик зәгыйфь һәм кешеләрнең кайгыртуына, игътибарына мохтаҗ. Анда яшәүче кешеләрнең төп бурычы - тормыш иткәндә, аның җир асты байлыкларына, суына һәм һавасына зыян китермәү. Әлеге максатларны күздә тотып, 20 январьда, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә экологик чаралар үтте. Анда  Татарстан Республикасының   биологик ресурслар буенча дәүләт комититының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Р.З.Әхмәтҗанов, Г.И. Абдрахманова һәм Татарстан Республикасының  экология һәм табигый байлыклар министрлыгың Төньяк территориаль идарәсе белгече А.Р. Шаймуллина  катнашты.

   География укытучысы Г.Х.Гыйззәтуллина 8 класс укучылары белән берлектә, “Географик тышча – уртак йортыбыз” , ә биология укытучысы Н.Г.Ибатуллина  5 класс укучылары белән  “Табигать хаталарны гафу итми”                                  дигән темага ачык чаралар  үткәрделәр. Дәресләр  үсеп килүче буында экологик белемнәрне тирәнәйтү, табигатьнең бүгенге көндәге хәле, аңа кешенең тәэсире, табигатьне саклау чаралары, әйләнә-тирәне чистартуга үз өлешеңне кертүгә кагылышлы темаларны үз эченә алды.Чараларда күрсәтмә материаллар, “Үсеш ноктасы”кабинеты юнәлеше буенча кайткан җиһазлар, заманча технологияләр уңышлы кулланылды. Шулай ук экологлар белән аралашу, кызыклы сөйләшүләр балаларда  җылы тәэсирләр калдырды. Ел дәвамында төрле экологик бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар һәм аларның җитәкчеләренә  грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  Киләчәктә дә табигатьне яратырга, аңа зыян салмаска, законнарын төгәл үтәргә кирәклеге искәртелде. Алга таба да табигать белән бәйле чараларда  актив катнашырга дигән максат куелды.



К списку новостей