Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне
Опубликовано: 01.10.2022Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә хөрмәтле олыларны котлаулар белән искә алабыз, бүләкләр бирәбез. Әлбәтта, өлкәннәр безнең игътибарыбызны бу көндә генә түгел, һәрдаим тоеп яшәргә тиеш.
Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге.
Укучыларда хезмәт ветераннарына – олыларга хөрмәт, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан мәктәбебез дә бу чарадан читтә калмый. Быел да башлангыч сыйныф укучылары үзләренең якыннарына матур открыткалар ясап бүләк иттеләр. Түбән класс укучылары укытучылар белән берлектә мәктәп һәм балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрнең өйләренә барып, бәйрәм белән котладылар, күчтәнәчләр һәм кулдан ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Өлкән класс укучылары ярдәмгә моһтаҗ әбиләрнең хәлләрен белделәр, ярдәм оештырдылар. Өлкәннәребез балаларны сөенеп каршы алдылар, рәхмәтләрен, матур теләкләрен әйтеп озатып калдылар.
К списку новостей