Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
“Заманча һөнәр сайлау”
Опубликовано: 18.03.2019Мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен Арча гуманитар-техник техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды.Укучыларны хәзерге көндә таләп ителгән, районыбыз өчен кирәкле һәм файдалы һөнәрләр белән таныштырдылар. Республика эшче һөнәр ияләренә кытлык кичерә, техникум, һөнәр училищелары тәмамлаган белгечләр җитешми... Шулай ук ул яшь белгечләргә дәүләт ярдәме, максатчан юнәлеш буенча уку турында файдалы мәгълүмат бирде.Вәкилләр үзләренең уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды, экранда презентация күрсәтелде. Экономист, бухгалтер, банк хезмәткәре һәм газ белән тәэмин итү җайланмаларын монтажлаучылар хәзерләүче техникумда өстәмә һөнәр алу курслары бар һәм биредә берничә ай эчендә яңа һөнәрләр дә үзләштереп була. Укучылар сайлаган һөнәрең сиңа уңыш һәм канәгатьләнү китергәндә генә, тормышың чын мәгънәсендә файдалы уза, дигән фикергә килделәр.
К списку новостей