Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
Чыгарылыш-2017
Опубликовано: 26.06.2017
25 июнь. Чыгарылыш кичәсе. Бәйрәмне мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары алтау гына булсалар да , уңышлары зур .Дүрт укучы алтын медаль иясе, өч егет ГТО ның алтын значогына ия. Олимпиада, конкурс, бәйгеләрдә җиңүләрен санап бетерергә бүгенге көн генә җитмәс , мөгаен. Чыгарылыш сыйныф укучыларын крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.И.Нуриев, Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Ф.Х.Файзуллин котлады. Алар үзләренең матур теләкләрен теләделәр, киңәшләрен бирделәр. Укучылар концерт номерлары аша мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Директор урынбасарлары, сыйныф житәкчесе , укытучылар , балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген 6 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыклары булып калыгыз. Уңышлар сезгә!
К списку новостей