• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Барда районы буенча экскурсия,

Опубликовано: 27.04.2017

26 нчы апрель -  бөек шагыйребез Г.Тукайның туган  көнендә

  Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы җитәкчелегендәге делегация Барда җиренә аяк басты. Бүгенге  очрашуның  сәбәпләре бик куанычлы иде. Биредә Барда гимназиясе , Г.Тукай исеме бирелү уңаеннан , республикакүләм  тантана үткәрә.

   Программа бик күп чараларны үз эченә алган иде. Ул иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Иң беренче Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы гимназиянең уңышлары, киләчәккә планнар белән таныштырды. Ике мәктәп арасында узган чараларга нәтиҗә ясалды, эшләр планлаштырылды.  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  дәресләр, класс сәгатьләре югары дәрәҗәдә үтте. Аннан соң көн тәртибе буенча Г.Тукай һәйкәленә чәчәк салу һәм митинг булды. Төшке аштан соң, Барда муниципаль районы башлыгы урынбасары Балтаева Татьяна Владимировна белән эшлекле сөйләшүгә җыелдык. Иң беренче Татьяна Владимировнаның саф татарча чыгышы , аралашуы сокландырса, икенчедән мәгариф милли мәсьәләләрен тирәнтен тою, бу юнәлеш буенча нәтиҗәле эш алып баруы бездә ихтирам уятты.

     Барда районы буенча экскурсия, аның тарихы, танылган шәхесләре,үткәне һәм бүгенгесе белән танышу безнең күңелләрдә уелып калды. Шулай ук шушы төбәктән чыккан язучылар һәм шагыйрьләр белән дә  түгәрәк өстәл артында сөйләшү , ике якны да борчыган сорауларга җавап табу, балаларны иҗат эшенә тарту, уртак милли мирасыбызны түкми-чәчми яшь буынга  җиткерү мәсьәләләре каралды. Барда мәгариф бүлеге җитәкчесе Тляшев Илдар Әсхәт улы гимназия үрнәгендә барлык район мәктәпләрендә  дә милли  аң, милли тәрбия бирү буенча эш алып барылуы турында сөйләде. Ике белем йорты арасындагы эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләренә  һәм башкалар өчен дә үрнәк булуына басым ясады. Җәйге чорда баларның ялын күмәк рәвештә оештыру  буенча план-проект тәкъдим итте.

    Барда үзәк  мәдәният йорты шыгырым тулы иде.Гимназиянең шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр, ата-аналар, балалар  җыелган, дәрәҗәле кунаклар кайткан. Бәйрәм рухы Барда  районына      гына түгел , ә бөтен республика киңлекләренә таралган кебек иде. Укучылар, укытучылар, ата-аналар коллективының  берсеннән-берсе   матур, эчтәлекле чыгышлары  котлаулар, тәбрикләүләр белән үрелеп барды.  Бүгенге зур тантанада катнашып, хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлау,үзебезнең теләкләребезне җиткерүгә без бик шат идек. 

    Зал татар халкының  гимнына әйләнгән  “Туган тел”не   җырлаганда урамда инде күптән караңгы төшсә дә , берәүнең дә тиз генә таралышасы килмәде. Сөйләшәсе сүзләр, уртаклашасы фикерләр күп иде.

    Татарстаннан читтә дә  татар моңы, Тукай рухы  яши, яшәрә ,чәчәк ата. Бүген без моңа тагын бер кабат инандык, сокландык һәм горурландык.



К списку новостей