• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Ветеран укытучы дәрес бирә.

Опубликовано: 21.04.2017

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң. Әнә шундый абруйлы укытучыларыбызның берсе -  40 елга якын гомерен башлангыч сыйныфларны укытуга багышлаган, “Россия Федерациясенең белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесенә лаек булган, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән мөхтәрәм укытучы  Гайнетдинова Нурисә Нурислам кызы. Аның бөтен гомере мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышланган. Лаеклы ялда булуына карамастан, Нурисә Нурисламовна мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши. Бүген ул, яшьлек елларын искә төшереп, 3 нче сыйныф укучылары белән әдәби укудан ачык дәрес бирде. Укытучы һөнәре гомер – гомергә мактаулы һәм шул ук вакытында авыр хезмәтләрдән саналды. Үзеңнең тәҗрибәңне әле мөстәкыйль тормышка аяк басып кына килүче яшьләргә тапшыра белү – ул талант.



К списку новостей