• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Башлангыч класслар укытучылары семинары

Опубликовано: 12.04.2017

12 нче апрель  көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта  гомуми белем мәктәбендә “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсенә контроль һәм бәяләү системасының компоненты буларак региональ мониторинг ” темасы астында республика күләмендә башлангыч класслар укытучылары семинары булды.

        Семинар мәктәп белән танышудан  башланып китте, иртәнге чәйдән соң укытучылар ачык дәресләргә таралдылар. Башлангыч класс укытучылары Тахавиева Г.М 1 класста математикадан “5 санын берурынлы саннарга кушу”,  Хәбибуллина Р.Р.  2 класста әдәби укудан  “Үз иркеңә оч, зәңгәр күкне коч. Р. Вәлиеваның “Шатлык кыз” хикәясен уку” дигән темага, Ибраһимова Л.Ф. 3 класста татар теленнән “Җөмлә” темасын кабатлау” , Фатихова С.Д. 4 класста математикадан “Мәйданны палетка ярдәмендә табу” темасына ачык дәрес күрсәттеләр.       

           Семинарда  Акчишмә филиалы  укытучылары да актив катнашты. Алар азкомплектлы мәктәптә укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Сабирҗанова Х.Ф. 1- 3 классларда литературное чтениедән, Гарифуллина Ф.Р.  2-4 классларда татар теленнән ачык дәресләр үткәрделәр.

         Дәресләрдә укытучылар үзләренең осталыкларын, эш алымнарын күрсәттеләр. Математика дәресләрендә укытучылар алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнсәләр, әдәби уку, татар теле дәресләрендә оста сөйли, үз фикерләрен әйтә белүләрен  расладылар.

    Рахматуллина Р.Р., Әхмәтгалиева Ә.К., Абдуллаҗанова Г.Г. “Туган җирем, синнән алам, мәңге сүнмәс яшәү көчен!” исемле әдәби-музыкаль  кичә тәкъдим иттеләр. Әлеге чара кунаклар тарафыннан җылы  кабул ителде.

 

     Соңыннан  түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна мәктәп тормышы, укучылар һәм укытучыларның уңышлары турында сөйләде. Арча, Саба, Балтач районнарыннан килгән укытучылар  семинарга анализ ясадылар.  Дәресләрнең ФДББС таләпләренә туры китерелеп , төрле эш алымнары кулланып, заманча һәм тәрбияви итеп оештырылуы турында сөйләделәр. Бу семинардан үзләренә күп мәгълүмат һәм җылы тәэсирләр алып китүләре турында әйттеләр. Семинарны оештыручы мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәисовнага үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.



К списку новостей