Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
Биюченең итәге бии-бии кыскара
Опубликовано: 07.03.2017
Биюченең итәге
Бии-бии остара.
Әйе, Гөлгенә Гарәфетдин кызы Абдуллаҗанова җитәкләгән бию түгәрәгенә йөрүче балаларның биюләре көннән -көн шомара, матурая. Уңышлары да байтак. Республика һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып киләләр. Түгәрәккә барысы 40 укучы йөри. Укучылар бию түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Әти-әниләр дә балаларын бик канәгать, чөнки балалар дәресләрдән соң булган буш вакытларын заяга уздырмый. Монда алар нинди генә биюләр өйрәнми : төрле милләт, заманча, шаян биюләр. 7 март кичендә бию түгәрәгенә йөрүче укучылар, әти-әниләргә, авылдашларга үзләренең биюләрен күрсәттеләр. Бу көнне сәхнәдә чыннан да " Бию бәйрәме"гөрләде. " Аллы-гөлле костюмнардан күзләр камашты. "Язгы гөлем" дип аталган иҗат концертында укучыларның әти-әниләре дә катнашып, тагын да тамашачыга бәйрәм рухы өстәде. Матур,җылы эчтәлекле концерт булды ул кичтә. Ә Гөлгенә Абдуллаҗановага яңадан- яңа иҗат уңышлары теләп калабыз. Матур биюләрдән сәхнәләр гөрләп торсын!
К списку новостей