• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Очрашу

Опубликовано: 09.02.2017

 9 февраль көнне  Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә,   чираттагы эшлекле очрашуга , Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызыҗитәкчелегендә  делегация килде.

Ашытбаш мәктәбе кунакларны колач җәеп каршылады. Очрашуда Арча мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы,  милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатыйп улы катнашты.

    Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы мәктәп, укыту-тәрбия процессы, ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар белән таныштырды.  Физика (Шәйхетдинов С.Р.), татар теле (Әхмәтгалиева Ә.К.), инглиз теленнән (Фәйзуллина Ф.Ф.) осталык дәресләре  күрсәтелде. Мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге  белән таныштырылды.  Спорт секциясе  эше, нәтиҗәләр белән Сабирҗанов Н.Ф. таныштырды.Укучылар мәктәп музее турында өч телдә сөйләделәр. Рус теле (Фәхретдинова З.С.), инглиз теле  (Шәйхетдинова Г.В.) укытучылары  да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп яны тәҗрибә участогы  буенча биология укытучысы Ибатуллина Н.Г. чыгышы тыңланды. “Кул эшләре” күргәзмәсе  дә кунакларның күңелен җәлеп итте. Ахырдан “Туган җирем , синнән алам мәңге сүнмәс яшәү көчен”

әдәби-музыкаль  кичә булды (Рахматуллина Р.Р., Әүхадиева М.Р.) . Кунаклар туган як тарихы , үткәне . бүгенгесе белән таныштылар. Авылның танылган шәхесләре,  матур үткәне, якты киләчәге  турында  мәгълүмат бирелде. Җырга-моңга  бай ,эшкә батыр, һәрвакыт алдынгылар рәтендә баручы мәктәп коллективы кунакларны әсир итте. Әйе, Тукай мәктәбендә  талантлы яшьләр үсә. Димәк,  авылның киләчәге ышанычлы.

    Зөлфәт Миннефәрович Ашытбаш мәктәбе коллективы эшчәнлеген яхшы бәяләде, ике арада барган элемтәнең бик кирәкле булуына басым ясады  һәм аның  киләчәктә дәвамлы булачагына зур ышанычын белдерде.Нурия Габдрахмановна  бүгенге очрашудан алган тәсирләре белән уртаклашты. Тукай якташларының искиткеч  кунакчыл, тырыш, талантлы булуларына горурлануын белдерде. 26 апрель – бөек Тукаебызның туган көнендә  узачак  конференциягә чакыруын җиткерде.

 

Озын юлны якын итеп, зәмһәрир суыкларны йөрәк җылысы белән җылытып килгән кунакларыбызга  олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә хезмәттәшлек –дуслык  күперенең нык булуын телибез.



К списку новостей