• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Бүген бездә - «Арча хәбәрләре» газетасы призына шахмат турниры

Опубликовано: 17.01.2017

      Бүген  мәктәбебездә «Арча хәбәрләре» газетасы  призына традицион шахмат бәйгесенең чираттагысы башланып китте. Быел да ул үзенчәлекле уза . Беренчедән,  узган елдан башлап бу дәрәҗәле ярышлар хәзер район үзәгеннән читтә, авыл мәктәпләрендә уза һәм аның географиясе дә киңәя. Быелгы ярышларда да район мәктәпләре командаларыннан тыш күрше Балтач районы укучылары да катнаша. Икенчедән, быелгы турнирны үткәрү тәртибе дә үзгәреш кичерде. Хәзер шахматчылар яшь категорияләренә бүленеп уйный : башлангыч сыйныф, 5-6 һәм 7-9 сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар аерым көч сынаша. Бу киләчәктә республика ярышларына районыбызның иң көчле шахматчы балаларын сайлап алу өчен дә кулай. Чөнки анда бәйгеләр нәкъ шул тәртиптә үткәрелә.

 Турнирны ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов  килде. Ул яшьләргә уңышлар теләде, бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә районыбызда спортны җәелдерүгә зур игътибар биреләчәген билгеләп китте. Газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин мәктәп коллективына бәйгене кабул итеп алганнары, тренерларга балаларны туплап алып килгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләсе елларда да бу матур традициянең дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.

       Ярыш башланды. Аның нәтиҗәләре  көн дәвамында билгеле булачак.

 

       Барыгызга да уңышлар!



К списку новостей