• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Җиңүчеләрне “Туган авыл” үзенә җыйды.

Опубликовано: 13.09.2016

ТР Журналистлар берлеге, ТР “Прогресс” яшьләр үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге ,  “Ярдәм” фонды, “Ватан”  яшьләр үзәге тарафыннан,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап,  II төбәкара  “Җиңү җыры”-«Песня победы»  конкурсы үткәрелде. Бәйге 7 номинация буенча эшләр кабул итте. Аларны  мәртәбәле жюри бәяләде.

     Ниһаять , җиңүчеләр билгеле! 13 сентябрьнең кояшлы көзге иртәсе төрле төбәкләрдән җиңүчеләрне Казанның “Туган авылым” ресторан комплексына җыйды. Тантаналы музыка  астында Татарстанның атказанган артисты Фәнис Рәдиф улы Җиһаншинның көр тавышы яңгырады . Ул җиңүчеләрне сәхнә түренә чакырды. Җиңүчеләребезне

 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты,  Татарстанның атказанган артисты  Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова,   җырчыбыз, тенор, мөгаллим, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Галиев ,   шагыйрә һәм тәрҗемәче Флёра Габдрахман кызы Тарханова котлады.

   Мәктәбебез укучылары да , бәйгедә катнашып, зур җиңү яуладылар.

  Хисамиева Ландыш -1 урын,

  Әхмәтгалиев Ленар – 1 урын,

  Хисамиев Булат – 2 урын.

   Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, энергия, яңа үрләр, бәхет, якты киләчәк, имин тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!



К списку новостей