• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

1 сентябрь -Белем бәйрәме

Опубликовано: 01.09.2016

Бүген  җиһанда 1 нче сентябрь -Белем бәйрәме. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә дулкынландыргыч көн шул бу.1 нче  сыйныф укучылары бүген Белем иленә сәяхәтләрен башлыйлар. Быел  Ашытбаш  урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына 6 укучы керә.

     Бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде.  Укучыларны мәктәп директоры  Кавиева Рәмизә Рәисовна , ТР  хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзамович   , Арча мәгариф бүлеге методисты Феоктистова Гөлфирә Хәнәфиевна, ветеран укытучылар котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. 

     Мәктәптә матур традиция бар : мәктәпкә иң беренче килгән укучы, бер көн дә дәрес калдырмаган укучылар да бүләкләнә.

     Узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучыларны да бүләкләр көтә иде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:

- Сәлимҗанова Гөлинә – районкүләм  "Ел укучысы" бәйгесе , республика олимпиадасы җиңүчесе ;

-Сафина Гөлназ - республика олимпиадалары призеры ;

-Гатауллина Фаягөл – “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче.    

    Спорт өлкәсендә актив, күп ярышларда җиңүче укучыларның да урыннары түрдән  булды.Менә алар: 

-          Файзрахманова Рузилә

-          Шарипов Илфат

-          Файзрахманова Айзилә

     Мәктәптә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча, укытучылар арасында да җиңүчеләр сәхнә түренә чакырылды:   

-Фәхретдинова З.С., Әүхадиева М.Р. – халыкара, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен;

-Сабирҗанов Н.Ф. республика һәм районкүләм спорт ярышларында җиңүчеләр әзерләгән өчен;

-Әхмәтгалиева Ә.К., Ибатуллина Н.Г.- регионара, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;

-Хисамиева Р.Р., Рахматуллина Х.С., Хисамиев Р.Р. – республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;

-Рахматуллина Р.Р. – Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм бәйгесенең  “Театр яктылыкка, нурга илтә!”  номинациясендә җиңү яулаган өчен.

 Шулай ук бүгенге иртәдә  беренче эш көнен башлаган инглиз теле укытучысы Файзуллина Ф.Ф.,  юбиляр укытучыларыбыз да сәхнә түренә чакырылды. Берсеннән - берсе матур теләкләргә кушылып, җыр яңгырады.



К списку новостей