• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

“Туган тел – 2016 “ бәйгесе

Опубликовано: 29.04.2016

29 апрельдә  Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының  “Туган тел”-2016  бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында  33  укытучы катнашты. . Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды.

     Бүгенге бәйгедә  районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынашты.

Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән –берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия  ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре.  Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары , һөнәри осталыклары , иҗади хезмәтләре  һәм балаларга булган  чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар.   Туктаусыз һөнәри үсештә булулары,  бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар.  

   Әлбәттә ,хөкемдарларга да  җиңел булмады бүген. Ниһаять, “Туган тел”-2016  бәйгесе җиңүчеләре билгеле!  Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы 2 урынны яулады.

 

    Хөрмәтле Әлфия Камил кызы! Сезне  чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр, нык сәламәтлек, гаилә бәхете ,чиксез шатлык- куанычлар  телибез!



К списку новостей