• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Г. Тукайның туган көне,

Опубликовано: 26.04.2016

  Бәйрәм хисе бүген күңелдә.26 апрель- бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне, туган тел көне.Мәктәбебез коридорында  бүген иртәдән Тукай маршы яңгырады. Бәйрәм рухы иртәнге линейкадан ук башланды.Укучылар   Тукай  сүзләренә язылган җырларны башкарды,  шагыйрьнең шигырләрен  сәнгатьле итеп яттан укыдылар.Һәр дәреснең бер этабы Тукай иҗатына багышланды.

 Туган тел көненең икенче өлешендә укучылар һәм укытучылар фәнни- эзләнү эшләре якладылар. Ул  бик эшлекле һәм нәтиҗәле узды.Биредә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәрле укучылар катнашты. Укучылар берничә номинациядә көч сынашты.Темалар арасында тел, әдәбият өлкәсе дә, математика-физика, музыка, экология, чит телләр белән бәйләнеш тә бар иде. 

  Эшләренең бер өлеше  нәкъ менә Тукай иҗаты белән бәйләп алынды. Шагыйрь сатира остасы буларак та ачылды, Г. Тукайның  дуслары, замандашлары, Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар  темасына да эзләнү эшләре тыңланды

 Башлангыч сыйныфлар өчен  бу әле беренче  эзләнү эше, беренче тәҗрибәләр  булса да, алар үзләренең  фәнни җитәкчеләре белән  яшь үзенчәлекләренә туры килгән темалар сайлый алган һәм темаларын, практик эшләрен матур итеп якларга да өйрәнгәннәр.

  Эзләнү эше барышында укучылар  үзләре өчен күп мәгълүмат туплады,төрле чыганаклар белән эшләргә  өйрәнде, үз фикерләрен тыңлаучыга җиткерү, дәлилли белү күнекмәләре алды.

 

 Шулай итеп, татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган чаралар көн дәвамында барды. 



К списку новостей