• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

”Тукай төрле телләрдә яңгырый”

Опубликовано: 06.04.2016

Халкыбызның  бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык  юбилеее   уңаеннан бүген 6 нчы апрель көнне  ”Тукай төрле телләрдә яңгырый”  дип исемләнгән райоара   бәйгенең йомгаклау туры узды. Мәктәбебез бик күп кунаклар кабул итте.

Бәйрәм чарасы Ашытбаш авылы мәдәният йөртында башланып китте.Бәйгенең беренче этабына 160 эш кабул ителгән иде, шулар арасыннан тиешле таләпләргә җавап биргән 51 эш җиңүчеләр исемлегенә кертелде. Җиңүчеләреләребезне котларга мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары , драматург Салихов Данил Хәбибрахман улы, якташыбыз,шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Наил Васыйл улы Касыймов, район башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Румия Надершина  да бар иде. Ишек төбеннән үк килгән кунакларны Тукайның әкият геройлары каршы алды һәм “пар атта” сәхнгә узып, кунакларны сәламләделәр.

 Бәйге өч төрле номинациядә узды: ”Тукай турында татар телендә иҗат эшләре”,” Г. Тукай әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган рус телендәге шигырьләр” ,”Г. Тукай әсәрләре инглиз теленә тәрҗемәдә яки укучы үзе иҗат иткән Г. Тукайга багышланган инглиз телендәге шигырьләр”.Укучыларның иң яхшы эшләре I,II,III дәрәҗәле дипломнарга лаек булды, шулай ук алар арасыннан дипломантлар да билгеләнде.Кичә җыр һәм биюләр  белән үрелеп барды.Бәйрәмнең икенче өлеше Ашытбаш мәктәбендә дәвам итте.Килгән кунаклар мәктәп белән, коллективның эш нәтиҗәләре белән таныштылар.

 

 Бүгенге чара шуның белән үзенчәлекле булды: бөек шагыйребез  иҗатын  укучылар татар телендә генә түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә яңгыраттылар.Бәйрәм килгән кунаклар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.



К списку новостей