Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
1 сентября - День знаний! 01.09.2023

1 сентября - День знаний! Праздник книг, цветов, друзей, улыбок, света! Двери нашей школы вновь распахнулись, чтобы дать старт новому учебному году!
Традиционно 1 сентября в нашей школе проводится торжественная линейка, посвящённая Дню Знаний. Все ребята, отдохнувшие и загорелые, снова собрались . Они радовались встрече с одноклассниками, классными руководителями и любимыми учителями .
-
22 август-Россия Дәүләт флагы көне. 22.08.2023

22 нче август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Әлеге бәйрәм белән барлык укытучыларны, укучыларны котлыйбыз. Илебезнең чын патриотлары, туган илгә лаеклы егетләр һәм кызлар булып үсүләрен телибез.
-
Мәктәпкә жыенырга булыш 11.08.2023

11 август көнне сентябрь иртәсе якынлашыр алдыннан уздырыла торган тагын бер күркәм бәйрәмгә җыйналдык. Ул “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе. Ул инде быел да старт алды. Хәтерләсәгез, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелгән республика акциясе беренче адымын 2007 елда ясаган иде. Бүген 1 нче класска керүче 11 балага мәктәп сумкасы тапшырылды. Без чын күңелдән шундый игелекле эш эшләп балаларны, әти-әниләрне куандырып бүләк ясаган республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне әйтәбез.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында организмга кирәкле витаминнарга бик бай карлыган,кура җиләге кебек җиләк-җимешләр дә бай уңышлары белән сөедерә. 19.07.2023

-
Бүген сарымсаклар җыеп алынды. Җәй коры килсә дә , тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, сарымсакның уңышы бик яхшы. 17.07.2023

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли. Бакчада бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үсә. 14.07.2023

-
9 нчы сыйныф укучылары өчен уку елы яңа тәмамланды 29.06.2023

Мәктәптә соңгы кыңгырау яңгыраганга бер айдан артык вакыт үтсә дә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен уку елы яңа тәмамланды. Бүген алар кулларына төп белем алу турында аттестат алдылар. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, шулай ук әти-әниләр! Сезне шул уңайдан ихлас күңелдән котлыйбыз!
Кадерле укучылар!
Балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә. Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
-
Чыгарылыш 2023 24.06.2023

Мәктәпләрдә 11 нче сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде: укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тәмамлап, кулларына өлгергәнлек аттестатларын алдылар. Укучылар кулындагы аттестат – укучы һәм укытучыларның бердәм эшчәнлек күрсәткече. Безнең мәктәпне быелгы уку елында 1 генә укучы тәмамлады. Мәктәп директоры Кавиева Р.Р. чыгарылыш укучысына тантаналы шартларда өлгергәнлек аттестаты тапшырды, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлавы һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруы белән котлады, киләчәктә зур уңышлар теләп, истәлекле бүләк тапшырды. Илсафның әти-әнисенә администрация тарафыннан Рәхмәт хаты бирелде. Шулай ук сыйныф җитәкчесе, фән укытучылары Илсафка матур теләкләрен җиткерделәр. Укучы, үз чиратында, яраткан остазларына биргән белемнәре өчен рәхмәт белдерде. Илсафка киләчәк көннәрендә зур уңышлар телибез, тиздән укуын үзе теләгән уку йортында дәвам итәр дип ышанып калабыз.
-
Хәтер һәм кайгы көне 21.06.2023

22 нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне.
Әлеге дата уеңаннан лагерьда "Беркем дә, берни дә онытылмый" темасына сугыш башлану тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды. "Хәтер шәме" акциясендә катнаштык. -
Сюрпризлар көне 21.06.2023

Бүген лагерьның 21 нче көне. Көн кояшлы, матур. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Көнебез сюрпризларга бай булды. Бүген балалар өчен Сабантуй уздырылды. Балалар милли бәйрәмебез булган Сабантуй уеннарында бик теләп катнаштылар, бер генә бала да бүләксез калмады. Мәдәният хезмәткәрләре дә сюрприз оештырды. Алар балаларны татлы күчтәнәч белән сыйлады. Бүгенге көнебез дә файдалы һәм кызыклы үтте. Лагерь Россия һәм Татарстан флагларын төшерү белән төгәлләнде.













