Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 ( 353 ) 354 355 356 357 358
- Межрегиональных предметных олимпиадах КФУ 15.10.2012
-
С Днем Учителя!! 05.10.2012

Вы — прекрасный педагог,
Видимо — призвание.
Труд — почетен и высок,
И за все старания - «Классики» - это всероссийский интеллектуальный конкурс для учеников начальной школы. 27.09.2012
-
1 сентябрь "Белем көне" 01.09.2012

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, сезне чын күңелдән шушы олуг бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бу уку елында яхшы билгеләр, яңа җиңүләр күп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз!.. Мәктәбебезгә барыбыз да ашкынып, яңа планнар белән, сагынышып килдек һәм "Белем бәйрәме", яңа уку елының беренче очрашуы да бик матур килеп чыкты.
-
Агач утырту 11.05.2012

Тирә-ягыбызны чүп-чардан чистарту,бөреләре бүртеп кузгалганчы агач утырту башлана
-
“Язгы яхшылык” 28.04.2012

Бөтенроссия буенча “Язгы яхшылык” акциясе бара. Яхшылык! Нинди генә изге эшләрне алмый бу тылсымлы сүз үз эченә.Кешеләргә яхшылык кылу,табигатьне саклау,мәрхәмәтлелек,үзара ярдәмләшү,әйләнә-тирәбезне чәчкәләргә күмү – болар барысы да “Яхшылык” акциясе чараларының берсе булып тора.
-
“Без-Тукай варислары!” 20.04.2012

20 апрельдә Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган “Без-Тукай варислары!” II районара фәнни-иҗади эшләр конкурсы уздырылды.Бирегә Арча,Әтнә,Балтач,Теләче,Саба районнарының һәм Чувашиянең Шыгырдан авылының талантлы балалары җыелды.
“Г.Тукай иҗаты чит телләргә тәрҗемәдә” номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Кавиева Нәркизә 3 нче урынга лаек булды һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.
“ Без-Тукай варислары “ номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Алисә уңышлы чыгыш ясап 2 урынга лаек булды.
“Казан арты -бай тарихлы һәм мәдәниятле як” номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Әүхадиева Айсинә 3 нче урынны яулады.
Афәрин,кызлар!Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
“Моңлы сазым” 19.04.2012

19 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Арча районы мәктәпләре арасында оештырылган “Моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби –музыкаль бәйге булды.Бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына мәхәббәт һәм әдәби иҗатка кызыксыну тәрбияләү максатыннан оешкан бәйгедә безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар һәм сынатмадылар
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
Хисамиев Булат “Г.Тукайга багышланган шигъри әсәрләр” секциясендә “Туры Тукай” шигыре белән 1 нче урынга лаек булды.
Әхмәтгалиев Ленар “Г.Тукайга багышланган шигъри әсәрләр” секциясендә иң яхшы иҗади эш тәкъдим иткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
“Г.Тукай әсәрләрен көйгә салып башкаручылар” секциясендә Фалҗанова Гөлназ һәм Рахматуллина Айгөл 1 нче урынны яуладылар.
“Сөй гомерне,сөй халыкны,сөй халыкның дөньясын” рәсеме өчен Әхмәтгалиев Ленарга икенче урын бирелде.
Яшь талантларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Проектр энд Гэмбл 12.04.2012

По образовательной программе гигиенического воспитания подростков при поддержке компании «Проектр энд Гэмбл» (г.Москва) проводится комплексная программа «История о великом женском секрете». Наша школа присоединилась к этой программе. Среди девочек 7-11 классов провели классные часы по темам « Между нами девочками» , « Наши секреты» считаем,что данная программа имеет огромное воспитательное значение,несет полезную информацию.
-
Шахмат 11.04.2012

Бүген мәктәптә зона буенча шахмат ярышлары уздырылды .
Мәктәп командалары арасында ярыш нәтиҗәләре:
1урын – Ашытбаш урта мәктәбе ( 1 команда);
2урын – Апаз урта мәктәбе;
3урын – Ашытбаш урта мәктәбе ( 2команда);
4урын – Шушмабаш урта мәктәбе.
Аерым укучылар арасында:
Малайлар
1 урын – Нигъмәтҗанов Инсаф ( Апаз урта мәктәбе)
2 урын – Нигъмәтҗанов Ильмир ( Апаз урта мәктәбе)
3 урын - Ситдиков Фаил ( Ашытбаш урта мәктәбе)
Кызлар
1 урын – Кавиева Нәркизә ( Ашытбаш урта мәктәбе)
2 урын – Гарафетдинова Рәсилә ( Ашытбаш урта мәктәбе)
3 урын - Шәфигуллина Гөлчәчәк ( Апаз урта мәктәбе)













