Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Пушкин картасы" программасы укучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача 04.10.2024

"Пушкин картасы" программасы укучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бүген мәктәбебезнең 8-11 сыйныф кызлары һәм егетләре Кремльгә сәяхәт ясап, үзләре өчен тарихи мәгълүмат җыеп, музейда булып кайттылар. Республикабызның йөзек кашы булган Кремль территориясе белән таныштылар, бирегә һәркемгә ишекләр ачык. Тарихын белгән кеше милләте өчен горурланып яшәр. Бүгенге чара укучыларның күңелендә якты эз калдыргандыр дип ышанабыз.
-
«Готов к труду и обороне» 02.10.2024

Сегодня на стадионе г. Арска прошло мероприятие по выполнению нормативов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО) обучающимися 11-х классов. Ребята нашей школы и судейская бригада, которые принимали у учащихся зачеты по выполнению спортивных испытаний, остались довольны проделанной работой и полученными результатами. Несмотря на строгие требования к выполнению тестов, ребята справились с заданиями, показав свою выносливость, быстроту и ловкость.
-
“Гаҗәеп атлар” 02.10.2024

Мәктәбебез укучылары Ат көненә багышланган “Гаҗәеп атлар” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсында бик теләп катнаштылар.
Учащиеся нашей школы приняли активное участие в конкурсе детских рисунков «Чудо-кони», приуроченном Дню коня.
-
Бәйрәм белән! 01.10.2024

Бүген балалар күп еллар буе мәктәптә хезмәт куйган өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котладылар. Алар һәрберебез өчен зирәклек, белем, тормыш тәҗрибәсен, рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, — ди татар халык мәкале.
Хөрмәтле ветераннарыбыз!
Күп еллык тырыш хезмәтегез, түзем һәм зирәк булуыгыз, тормыштан мәгънә табып яшәвегез өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын, бәйрәм котлы булсын!
-
Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. 01.10.2024

Бүген Акчишмә башлангыч мәктәбе коллективы хөрмәтле ветеран хезмәткәребез Гыйззәтуллина Тәнзилә апабызны Өлкәннәр көне белән котлады, аңа үзләренең изге теләкләрен җиткерде.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Коллектив Акчишминской начальной общеобразовательной школы поздравил Гиззатуллину Танзилю с Международным днём пожилых людей и выразили ей свои искренние пожелания.
-
1 октября – Международный день пожилых людей 30.09.2024

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.
Бүген бездә кунакта – мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын кешеләре.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең мәктәбебездә бер-берегезгә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен!
1 октября – Международный день пожилых людей. Сегодня в нашей школе был организован праздничный концерт и чаепитие.
-
Тәрбиячеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котладык. 28.09.2024

Бүген без профсоюз атналыгы кысаларында кадерле тәрбиячеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котладык.
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне гүзәл бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! Сезнең сизгер һәм кайгыртучан кулларда иң кадерле кешеләребез. Нәкъ менә сез көн саен балаларга йөрәк җылысын бирәсез. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, гаиләгездә тигезлек, тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәтен һәм аларның әти-әниләренең хөрмәтен телибез!
-
"Дети о профсоюзе" 28.09.2024

28 сентябрь көнне "Профсоюз атналыгы" кысаларында өлкән класс укучылары арасында "Дети о профсоюзе" темасына (җитәкчесе Гизатуллина Г.Х.) рәсем конкурсы үткәрелде.
28 сентября в рамках "Профсоюзной недели" среди старшеклассников был проведён конкурс рисунков на тему "Дети о профсоюзе" (руководитель Гизатуллина Г.Х.).
-
Әти-әниләре тарафыннан туклану сыйфатына контроль үткәрелде 27.09.2024

27 нче сентябрь көнне 5 нче сыйныфның әти-әниләре тарафыннан туклану сыйфатына контроль үткәрелде. Контроль вакытында әти-әниләр мәктәп ашханәсендә санитар- гигиена таләпләренең үтәлүен, ризыкларның тәмле, туклануның тиешле дәрәҗәдә булуын, билгеләп үттеләр.
-
“Хәзинәле гомер” III Районара Ахунов укулары 26.09.2024

25 нче сентябрь көнне Казанбаш төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган “Хәзинәле гомер” III Районара Ахунов укулары булып узды. 7 нче сыйныф укучысы Мәрдегалямова Алия “Туган ягым әдипләре” темасына эзләнү эшләре юнәлешендә инглиз теле буенча I урынга, “Иҗат чишмәсе” дип аталган туган телдә хикәяләр иҗат итү юнәлешендә II урынга лаек булды. Алияне чын күңелебездән котлыйбыз , киләчәктә дә зур уңышлар телибез.













