Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 ( 335 ) 336 337 338 339 340 >>
-
Белдерү! 20.03.2014

Хөрмәтле әти-әниләр!
21 нче март көнне “Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелә. Ахырдан укучылар һәм укытучылар коллективының иҗат концерты була.
Башлана 18.00 сәг.
Рәхим итегез!
-
Материал для пробного тестирования по предмету "Татарский язык"
19.03.2014
Нормативные документы и контрольно-измерительный материал для пробного тестирования по предмету "Татарский язык" имеется на сайте Министерства образования и науки РТ http://mon.tatarstan.ru/ в разделе мониторинг качества образования.
-
Бер очрашу – бер гомер 17.03.2014

Ай да башка, йолдызлар да башка,
Һава башка, хәтта җил башка!
Йөрәгемә шундый якын бар да
Туган авылым Ашытбашта.15 март көнне мәктәбебездә авылыбыз горурлыгы булган, үз таланты белән татар халкының күңелен яулаган , яраткан шагыйребез ,авылдашыбыз Наил Касыймов һәм Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр белән очрашу кичәсе булды.
Очрашу бик кызыклы , матур,тирән эчтәлекле булды. Наил абый үзенең балачагы, олы тормыш юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак, шаярткалап, балаларнын күңелен дә күтәрде.Үзенең киңәшләрен,теләкләрен җиткерде. Рамил Миндияр үзенең моңлы тавышы белән барыбызны әсир итте.
Наил абыйның классташлары, күршеләре истәлекләр белән уртаклаштылар,җылы , матур сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә укучылар һәм укытучылар тарафыннан Наил абыйның шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларның шагыйрьгә сораулары да бик күп иде. Наил абый аларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Ул укучыларга,мәктәпкә бик күп бүләкләр белән кайткан.Әлеге матур очрашу күңелләрдә мәңге сакланыр.
Сизелми гомер узганы
Дуслар җыелган җирдә.
Кайгы , сагыш онытыла,
Алар тик кала җырда.
Очрашыйк ,якын дусларым,
Вакыт туктасын әле.
Безнең өчен учак янсын,
Гомер янмасын әле!
-
«Сугыш чоры балалары» проекты 16.03.2014

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең...
Балачак һәм сугыш – үзара сыеша алмый торган төшенчәләр. Сугыш чоры балаларының балачагы ил өстенә төшкән кайгы һәм интегүләрдән аерылгысыз була. Сугыш чоры балалары менә шундый язмышлары турында искә төшереп сөйлиләр.
“Сугыш чоры балалары” дигән категориягә 1928-1945 елларда туучылар керә. Бөек Ватан сугышының иң яшь , тере шаһитлары нәкъ менә алар. Проектның актуальлеге – аның тәрбияви әһәмиятендә, социаль бурычының мөһимлегендә. Сугыш чоры балалары кечкенәдән үк патриотлар булып үсәләр. “Ул сугышта алар да җиңәләр”: басуларда һәм заводларда эшлиләр, укыйлар, әти-әниләренә булышалар һәм барлык халык белән бергә Туган ил мәнфәгатьләрен яклап яшиләр.
Мәктәбебез укучылары да әлеге проектка беренчеләрдән булып кушылды. Сугыш чоры балалары – хәзер инде күпне күргән, күпне кичергән чал чәчле өлкәннәребез . Кызганычка каршы , аларның күбесе әлеге сугышта әти-әниләрен,туганнарын,якыннарын югалтканнар. Сугыш чоры балаларының хатирәләре - авылым тарихы,илем тарихы. Алар белән очрашулар, хатирәләр, истәлекләр тыңлау ,аларны туплау – бик кирәкле , әһәмиятле эш.
Хөрмәтле сугыш чоры балалары!Кадерле өлкәннәребез,әби-бабайларыбыз!
Түзем hәм сабыр булганыгыз өчен,
Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез!
-
“Театр яктылыкка , нурга илтә» 14.03.2014

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның республика конкурсында мәктәбебезнең театр коллективы 1 нче урынны яулады. Г.Камал театры артистларыннан торган жюри һәм Туфан абый Миңнуллинның тормыш иптәше Нәҗибә апа тарафыннан олы бәя алып, Г.Камал театрына чакыру алдылар.
13 март. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.Артистларыбызның искиткеч осталыгы, заманча сценография,музыкаль бизәлеш безне таң калдырды. Тарих һәм бүгенге көнебезне, психологик реализм һәм театраль шартлылыкны, мавыктыргыч тамаша һәм тирән, көн кадагына суккан эчтәлекне берләштергән «Банкрот» спектакле күңелләрдә озак сакланыр.
-
Военно-спортивная игра "Настоящие парни" 13.03.2014

13 марта на стадионе г.Арск состоялась районная военно-спортивная игра "Настоящие парни". Наши обучающийся заняли III место. Поздравляем!
-
Язгы экскурсия 12.03.2014

-
8 март 07.03.2014

Әлеге бәйрәм хөрмәтенә мәктәбебездә төрле чаралар булып узды.Башлангыч класс укучылары, сөекле әниләребезгә багышлап, бик матур кичә әзерләгәннәр иде. 5-7 нче классларда “Безнең кызлар –иң яхшылар” бәйгесе, югары классларда “Ягез әле , кызлар!” ярышы бик күңелле узды
-
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2014

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.
Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар, әниләр , дәү әниләр, кызлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез! Илләр имин булсын! Дөньялар тыныч булсын!
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзенең бизәкләрен
Халыкара Хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
Рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
Табигатьнең самимилеген өстәп,
Күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
Өйләрегезгә иминлек алып килсен .
-
Мәктәпкә кабул итү
05.03.2014
10 марттан 1 нче класс укучыларының гаризаларын мәктәпкә кабул итү чоры башлана. Мәктәп 15 укучыны кабул итәргә әзер. Гаризаларны язу өчен "Подача заявления на прием" бүлегенә керегез.













