Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 ( 333 ) 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
"Сәләт" кә нур булган йолдызлар" 14.04.2014

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре , спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә “Сәләт” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган “Сәләт”кә нур булган йолдызлар” бәйгесенең җиңүчеләре:
Ø
-
Волейбол ярышы 14.04.2014

Зона буенча үткәрелгән волейбол ярышында мәктәбебезнең егетләр командасы 3 нче урынга лаек булды.Молодцы !
-
Көрәш буенча турнир
14.04.2014
12 апрель көнне Арчада көрәш буенча турнир булып узды. Анда мәктәбебезнең 11 нче класс укучысы Яббаров Фирдүс 1 нче урынны яулады. Фирдүсне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
12 апрель - Космонавтика көне!. 12.04.2014

12 апрель - Космонавтика көненә багышланган "108 минут" исеме астында тәрбия сәгатьләре һәр класста да бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Районный семинар "SaMoSтоятельные дети" 11.04.2014

11 апреля в МБОУ ДОД "Арский дворец школьников" прошел районный семинар "SaMoSтоятельные дети"-Весенний сезон", где приняли активное участие и наши учащиеся.
-
"Укучылар һәм студентларның VII муниципаль фәнни-практик конференциясе" 11.04.2014

Укучыларыбыз Арча педагогия көллиятендә үткән "Укучылар һәм студентларның VII муниципаль фәнни-практик конференциясе"ндә катнашып кайттылар. Конференциянең темасы: "Тәрбия. Культура. Традицияләр". Укучыларыбыз әхлакый-эстетик тәрбия һәм экологик культура традициясе секцияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. 7 нче класс укучысы Вәлиева Рәмизә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Молодец,Рәмизә!
-
“Cәхнә серләре” 10.04.2014

Яраткан артисткабыз Наилә апа Гәрәева үзенең “сәхнә серләре” белән бүлеште.
-
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына кунакка 09.04.2014

2014 елның 8 нче апрелендә"Драматургия" (сәхнәләштерү) номинациясендә җиңүчеләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына кунакка чакырылды. Программада театр буенча экскурсия, камаллыларның репетицияләрен карау, күренекле театр әһелләре белән очрашу, “сәхнә арты тормышы” һ.б. бик күп кызыклы сюрпризлар булды.Мәктәбебезнең театр коллективы әлеге очрашудан канатланып, яңа планнар белән кайтты.
-
Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясендә 08.04.2014

Чын күңелдән котлыйбыз!
Уңган егетләребез һәм кызларыбыз , башка төр номинацияләрдә дә катнашып , 1- 3 нче урыннар яуладылар.Менә алар:
-Хисамиев Булат, 7 класс укучысы;
-Мөхәммәтдинова Чулпан , 9 нчы класс укучысы;
-Әүхадиева Айсинә, 10 нчы класс укучысы.
-
“Без – Туфанлы буын!” I республика конференциясе 07.04.2014

7 апрельдә Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә укытучыларның һәм укучыларның Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе узды.
Чын иҗат бәйрәме.Нинди генә күренекле шәхесләребез җыелмаган монда! Иртәдән бирле Журналистика, Шигърият, Драматургия һәм Фәнни эшләр буенча Остаханәләр эшләде. Укытучылар өчен оештырылган “Түгәрәк өстәл”дә куәтле әңгәмәләр куерды...
Төшке аштан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Конференциянең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясендә 1 нче урынны яулаган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле, тамашачылар соравы буенча , кабат уйналды һәм һәммәсенең күңелен яулады.Көчле алкышлар озак тынмады. Нәҗибә апаның һәм мәртәбәле жюри әгъзаларының мәктәбебезнең театр коллективына җиткергән мактау сүзләре, теләкләре һәрберебез өчен зур горурлык иде.













