Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
“Юл кагыйдәләрен бел һәм сакла!” 16.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән асфальтка рәсем ясау конкурсында актив катнаштылар һәм зур җиңүләр белән кайттылар. “Юл кагыйдәләрен бел һәм сакла!” номинациясендә башлангыч класслар арасында 2 класс укучысы Шәвәлиева Ралия 2 нче урынны һәм шул ук номинациядә өлкән класс укучылары арасында Хәлимова Айзирәк 2 нче урынны яулады. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар көтеп калабыз.
-
Җиңел атлетика 15.05.2017

15 нче май көнне Арча стадионында Арча муниципааль районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары профсоюз членнары арасында җиңел атлетика ярышлары уздырылды. Безнең мәктәп укытучылары да әлеге чарада актив катнашты.
-
Гаилә көне 15.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Мәктәптә Гаилә көне уңаеннан класс сәгатьләре үтте.
-
"Нобелевские надежды КНИТУ - 2017" 12.05.2017

Сегодня ученица 9 класса Халимова Айзиряк приняла участие в X Конкурсе научно-исследовательских и творческих работ «Нобелевские надежды КНИТУ – 2017» и заняла 2 место в номинации «Языковая культура».
-
Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы 12.05.2017

Бүген мәктәптә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Сабиров Рафаэль Фоат улы 9 класс укучылары белән очрашу уздырды. Ул техникум, аның бүлекләре, уку тәртибе, имтиханнар турында сөйләде.
-
Картаймагыз әле,ветераннар, 09.05.2017

Картаймагыз әле,ветераннар,
Картаймагыз,әй, тынгысыз җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
-
Быелгы ярминкә нәкъ менә бәйрәм көннәренә туры килде. Көннәр салкын тору да беркемне куркытмады, кеше елдагыча күп иде. Ни арада өлгергәннәрдер, нинди генә тәм-том, кул эшләре, яшелчә, гөл үсентеләре,орлыклар юк монда. Товарлар бик төрле, авыл хуҗалыгында җитештерелгән һәр төр әйберне табарга була. Балалар чыгышы, театральләштерелгән тамаша да һәркем күңеленә хуш килде. Чын мәгънәсендә гөрләде бүген ярминкә. Халык бик риза булып, шат күңел, тулы сумкалар белән өйләренә таралышты. 07.05.2017

-
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! 07.05.2017

Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра. Менә җиргә җитмеш икенче Җиңү язы аяк басты!
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан котлап, Сезгә чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышыгыз имин, көннәрегез якты, күңелегез һәрчак шат булсын. Бәйрәм белән!
-
Җиңү көненә багышланган митинг 06.05.2017

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.6 май көнне авыл үзәгендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелган иде. Митингта ветераннарны котлаулар, һәйкәлгә венок салу , балалар чыгышы булды.
-
"Үлемсез полк" 06.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Бу акциягә мәктәбебез укучылары да бик теләп катнаша. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан уза. Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр, алар узган данлы юлны өйрәнделәр. Бүгенге матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен без Сезгә бурычлы. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Сез һәрвакыт безнең белән иң алгы сафларда атлыйсыз.













