Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
-
“Яраткан әкият герое” 11.06.2026

11 июнь көнне лагерьда әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Мәктәп китапханәсендә булган әкият китаплары белән таныштык.
Ике команда арасында үткәрелгән викторина да бик җанлы үтте.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
Көннең икенче яртысында “Яраткан әкият герое” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясалды. Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле халыкларның әкиятләре укылды.
Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы узды. -
Талантлар көне 10.06.2026

Бүген лагерьда “Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар-биеделәр, һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. “Без артистлар” – отрядлар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халкының
“Челтәр элдем читәнгә”, “Алия-Гөлия” җырлы -биюлле уеннарын өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында балалар өстәл уеннары уйнадылар. -
Хезмәт көне 09.06.2026

9 нчы көн лагерьда Хезмәт көне. Мәктәп яны “Салават күпере” лагерена йөрүче укучыларга ял белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Балалар лагерьда уздырылган “Хезмәт десанты” операциясендә бик теләп катнашалар. Гөлләр , чәчәкләр тәрбиялиләр. Бүген “Хезмәт төбе – хәзинә” дигән темага балалар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Ахырдан хезмәт турында мәкальләр һәм табышмаклар бәйгесе уздырылды. Шулай ук көн саен лагерьда “Чүп-чар корол”енә каршы көрәш алып барыла. “Ватаным, сиңа!” темасына патриотик җырлар башкардылар.













